Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Виктор Калмыков: “Без хәрби бурычыбызны үтәдек“

    15 февральдә 1979 елдан 1989 елга чаклы Әфганстан территориясендә хезмәт иткән сугышчы-интернационалистлар Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулуны билгеләп үтәләр. Исегезгә төшерәбез, Әфганстанда барган кораллы бәрелешләрдә 39 яңачишмәле катнашкан, икесе һәлак булган.

    Чик буе гаскәрләре составында Әфган тауларын соңгы булып калдырып кайтучыларның берсе - Виктор Калмыков.
    - Иң соңгылары булып киткәнгә без бик ашыктык. Әфганлыларның күбесе безнең гаскәрләрнең чыгарылуына каршы булды. Аларның ачулары чыгып, безгә рәхмәт әйтәсе урынга ташлар бәрә башладылар. "Рух"лар да атып калырга тырышты. Шуңа да Балх провинциясеннән Хайратон күперенә чаклы таулы юлдан (бу безнең җаваплылык зонасы иде) автоколонна бик тиз хәрәкәт итте. Бу юлны алдан ук вертолет белән очып карап әйләнсәләр дә, куркыныч кимемәде.
    - Виктор, бар да артта калгач, нинди хисләр кичердегез?
    - Юл тузанын юып төшерү уе булды, шуңа да беренче эш итеп Амудәрьяның бозлы салкын суында коенып чыктык. Шул чакта гына ел ярым сугышның артта калуына төшендек. Тиздән өйләребезгә кайтасыбызны, тау-таш арасында качып-посып, кәрван көтеп түгел, ә туйганчы йоклыйсыбызны күз алдына китердек.
    - Хезмәтең турында тәфсилләбрәк сөйлә әле?
    - 1986 елны Чистай техникумында укып чыкканнан соң, мине армиягә алдылар. Мин Ашхабадка эләктем, ярты ел сержантлар хәзерләү мәктәбендә укыдым. Аннан мине поезд белән Термезга, аннан вертолет белән Мазари-Шәриф шәһәренә (Әфганстанның төньягына) озаттылар. Безнең бурыч - чик буе зонасын саклау - аннан дошманнар кәрванын уздырмау иде, чөнки алар корал һәм наркотиклар ташый иделәр.
    - Атарга еш туры килдеме?
    - Әйе, 1987 елны вертолетлар белән безне Пянж шәһәренә күчерделәр, анда март аенда Альчин кышлагыннан "рух"лар төркеме Совет территориясен утка тоттылар.
    - Куркыныч булдымы?
    - Әлбәттә.
    - Син ничек уйлыйсың, бу сугыш сезгә кирәк идеме?
    - Без үзебезнең хәрби бурычыбызны үтәдек.
    - Бүләкләрең бармы?
    - Әйе, әлбәттә, аннан өчне алып кайттым - шуның берсе "За отличие в охране госграницы" дигән.
    - Сугыш турында туганнарыңа дөресен яздыңмы?
    - Юк инде. Әмма кая хезмәт итүем турында әти-әнием башта ук белделәр, алар минем янга Ашхабадка килгән иделәр, без өч көн бергә булдык һәм әти мине Әфганга җибәрәчәкләрен шунда ук аңлады. Үземнең иптәшемнән аермалы буларак (бу хакта ул әнисенә әйтмәгән иде), мин ялгыш ычкындырдым.
    - Бу хакта сөйлә әле?
    - Минем Сергей Забегаев исемле дустым бар, без аның белән техникумда бергә укыдык, армиягә дә бергә киттек, Урта Азиягә чаклы бергә бардык, ә аннан соң юллар аерылды. Мин Әфганстанда булганда, Сергейны эзләргә тырышып аның әнисенә хат язган идем, мин Әфганда хезмәт итәм, ә Сергей кайда? ,- дип яздым. Надя апа миңа аның адресын җибәрде. Баксаң, безнең бер үк кыр почтасы икән. Сергейның әнисе минем хаттан соң улының да Әфганда булуын аңлый.
    - Сез хәзер очрашасызмы?
    - Елга бер тапкыр. Ул гаиләсе белән Екатеринбургта, әнисе янына Чистайга кунакка кайта.
    - Ә синең гаиләң?
    - Гаиләм әйбәт, ышанычлы: хатыным Татьяна, ике улым - Юрий һәм Максим.
    - Эшең белән бар да тәртиптә булуын, синең хәйриячелек эшчәнлегең турында да беләм мин, ә менә бүген Виктор Калмыков ничек яши?
    2005 елдан бирле без хәрби комиссар Р. Низамов белән берлектә сугышчы-интернационалистлар Советы оешмасын булдырдык, мин үзем аның рәисе булып торам. Байтак эшләр эшләнде: һәр сугышчы турында мәгълүматлар базасы булдырылды, анкеталар тутырдык, кем нәрсәгә мохтаҗ һ.б. Безнең оешмага шулай ук Чечняда хезмәт иткән сугышчы-интернационалистлар да кабул ителде. Безнең инициатива буенча бердәм чаралар үткәрелә, безнең оешма коммерция оешмасы түгел, шуңа күрә бәйрәмнәрдәге очрашуларны район җитәкчелеге финанслый.
    Менә 15 февральдә без иртәнге сәгать 9 да барыбыз да район үзәгендә һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янына җыелачакбыз.
    - Очрашкач сез ниләр хакында сөйләшәсез?
    - Төрлесен:үткәннәрне, хәзергесен... Минем бер хыялым бар - Әфганстанның үзендә булмаса да, Дуслык Күперендә (Хайратон күпере) булырга телим. Егетләр белән сөйләшеп карарга булыр, бәлки фикердәшләрем табылыр.
    Хыялыгызның тормышка ашуын телим.
    Әңгәмәне Лариса Федорова үткәрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: