Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Виктор Козлов:“Җитештерүне арттырачакбыз“

    Күп сөт савыла торган җәйге чорда районның кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары бер баш сыердан 15-20 кг сөт савалар. Виктор Козловның яңа фермер хуҗалыгы да шулар арасында, бүген анда һәр сыердан савым 17-18 кг тәшкил итә.

    Виктор Козлов ике туган абыйсы Александр белән узган ел ныклап торып сөтчелек терлекчелеге белән шөгыльләнә башлаган, алар теләсә нинди авыл хуҗалыгы техникасын иярли беләләр, җитештерү тармагы да аларга ят түгел.
    Гаилә фермалары төзү программасы буенча алар кыска гына вакыт эчендә 100 баш сыерга исәпләнгән сыерлар абзары һәм 150 башка бозаулар абзары төзеп куйганнар (дәүләт бу эшкә 2 млн. сум акча бүлеп биргән, үзләре дә шул чама акча керткәннәр), быел яздан продукция җитештерүгә дә керешкәннәр. - Бүгенгесе көндә сыерлар абзарында 90 баш сыер бар, аларның 80-е сөт бирә, - дип сөйли Виктор Козлов. - Көн саен 1300-1400 килограмм сөт сатабыз, майлылыгын (3,9%) исәпләп, зачет авырлыгы тагы да арта. Әлбәттә, сөт бәясе дә арта тора, хәзер аның 1 кг-ы 16-17 сум.
    Яңа абзарда сөтүткәргеч урнаштырганнар, 2 тонна сыйдырышлы сөт суыту җайланмасы да бар. Фермада барлыгы 7 кеше эшли - өчесе машина белән сыер саву операторы, 2 терлек караучы, 1 машинист һәм ферма мөдире. Алар бар да шунда ук - Новопоселенная Лебедкада яшиләр.
    Алар хезмәт хакыннан канәгать- операторлар аена 20 шәр мең, терлек караучылар 15 әр мең сум чамасы акча алалар.
    - Сыерлар тәүлек әйләнәсенә көтелә, - дип дәвам итә Виктор, - сауган чакта фураж бирәбез. Бозаулар абзарында яңа туган биш баш бозау бар, ун баш сыер - сөт ташлаган.
    Хуҗалыкның киләчәктәге перспективасы турындагы сорауга, Козловлар:
    - Киләчәктә МЭТ-нең баш санын арттырып, 300 гә җиткерергә, янәшәдә тагын бер сыерлар абзары төзергә планлаштырабыз. Кирәкле авыл хуҗалыгы техникасы һәм машиналарыбыз бар, җирдә эшли беләбез, тик әлегә ул безнең нибары 240 гектар гына (аның 100 гектары ферма янәшәсендә). Җитештерү циклы өчен (бөртекле һәм азык культуралары игү) һәм читтән азык сатып алмас өчен безгә тагын 300 гектар чамасы сөрү җире кирәк. Бу мәсьәләне без район җитәкчеләре ярдәмендә хәл итәргә өметләнәбез, - дип җавап бирделәр.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: