Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында орлык сыйфаты
Перспективалы сортларның югары репродукцияле орлыкларын чәчү уңышны арттыра.
Язгы кыр эшләре башлануның иртә срокларына карамастан, район игенчеләре чәчү эшләрен яхшы әзерлек белән каршы алды.
Барлык хуҗалыклар да диярлек, вак КФХларны да кертеп, бу көннәрдә кыр эшләренең төрле төрләрен алып баралар.
Ындыр табакларында да эш җанланып китте, «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Козлова М.И.», «Вәлиев Ф. Р.», «Нурхамәтов З. М.», «Әхмәтвәлиева Г. Г.», «Суворов Д. А.», «Козлов В. А.», «Шакиров А. Т.», «Исхаков Р. М.» КФХларда орлык материалын өстәмә сортлау һәм калибрлау өчен (һава-җылылык белән бергә) стационар һәм җир өсте орлык чистарту машиналары эшләп китте.
Район игенчеләренә язгы чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгу өчен сыйфатлы орлыклар кирәк: сабан бодае - 2370 тонна, арпа – 3110, солы – 1526, борчак – 130, вика – 370, карабодай – 5, кукуруз – 130, көнбагыш – 30, рапс – 45, җитен-30, горчица, сидераль пар җирләрен исәпкә алып, 40 һәм чәчүлекләрне яңартуга күпьеллык үлән орлыклары – 40 тонна. Бөртекле сабан культуралары, күпьеллык үләннәр, рапс һәм горчица орлыклары белән хуҗалыклар үз чәчүлекләреннән тәэмин ителгән, кукуруз, көнбагыш һәм җитен орлыкларын сатып алырга кирәк.
15 апрельгә саклауга салынган орлыкларның 91 % ыннан пробалар «Россельхозцентр» РБга чәчү алды анализына тапшырылган, шулардан 95% орлык сыйфаты стандарт таләпләренә туры килә, 421 тонна чәчүлек материалы чүплелек буенча туры килми, өстәмә эшкәртелергә яки алыштырылырга тиеш. Кызганычка каршы, күп кенә вак фермер хуҗалыкларында орлык материалының чәчү сыйфаты чәчү башланганда да билгесез булып кала бирә. Алар арасында “Орлыкчылык турында”гы законны бозучылар да бар һәм бу беренче ел гына да түгел: Тихонов А.Е., Ситдыйков Р. Р., Гыйбадуллин И. Ф., Муратов В. В., Госсаметдинов Ш. А. КФХлары.
Күпләр үз тәҗрибәсеннән югары репродукцияле, районлаштырылган, перспективалы сортлар орлыкларының уңышны сизелерлек арттыруын беләләр. Өстәвенә, элиталы орлыклар бәясенең 40 % ын дәүләт субсидияли һәм районлаштырылган орлыклар чәчелгән һәр гектарга 370 сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Әйтик, 2019 елгы чәчүлекләр өчен «Закрома» ҖЧҖ 7 млн., «Козлова М. И.» КФХ 1 млн. сумнан артык акча алды, шул ук вакытта «Скоков Н.А.», «Зубов А.В.», «Нурхамәтов З. М.», «Әхмәтвәлиева Г. Г.» КФХлары һәм, «Гарифуллин И. И.» белән «Савельев А. А.» КФХларыннан тыш, барлык вак КФХлар да, районлаштырылган сортлар чәчелгән чәчүлекләр булмау сәбәпле бер сум да алмады.
Узган ел орлыкларны яңарту белән «Козлова М.И.», «Вәлиев Ф. Р.» "Садыйков М.Х.», «Савельев А. А.» һәм «Гарифуллин И. И.» КФХлары яхшы гына шөгыльләнде.
Агымдагы ел уңышы өчен фермерлар Фәсахова К.М., Артемьева Л. Р., Зубов А. В., Садыйков М. Х. һәм «Закрома» ҖЧҖ югары репродукцияле төрле культура орлыклары сатып алдылар.
Чәчү алдыннан орлыкларны зарарсызландыру мөһим әһәмияткә ия. Фитоанализ нәтиҗәләре буенча, орлыкларның аерым партияләрендә төрле патогеннар белән зарарлану дәрәҗәсе 50% ка җитә. Авыру йоктыруның дәрәҗәсе һәм төренә карап, химик яки биологик препаратларны кулланырга мөмкин. «Закрома» ҖЧҖ, «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Архангельское» КФХлар химик агулау чаралары белән тәэмин ителгән, «Козлова М.И.», «Вәлиев Ф. Р.», «Зубов А. В.» КФХ һәм «Игенче» ҖЧҖ хуҗалыклары үз орлыкларын чагыштырмача арзанлы биологик препаратлар белән эшкәртәчәкләр.
Хуҗалыкларда кыр эшләре тулы куәтенә бара. Шуңа да карамастан, орлыкчылыкта проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә вакыт бар әле. Орлыкларны өстәмә эшкәртү, кояшта җылыту, сортларны яңарту, зарарсызландыру һәм чәчү алдыннан орлыкларның сыйфатын тикшерү белән шөгыльләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев