Яңа Чишмәдә ифтар мәҗлесе
Яңа Чишмә мәчетендә ифтар ашы үткәрелде, аны район үзәгендә яшәүче Ринат һәм Кадрия Фәсаховлар, Ришат һәм Резидә Билаловлар гаиләләре оештырды.
Ифтар ашында ураза тотучы байтак яңачишмәлеләр катнашты. Авыз ачар алдыннан безнең районга Төркиядән килгән ислам эшлеклесе Али Ихсан Эсги Коръәннән сурәләр укыды. Кичке намаздан соң сый-нигъмәтләр тулы өстәлләр артында ифтар ашы үтте.
Шуннан соң районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов уразаның мәгънәсе һәм әһәмияте турында сөйләде, ифтар ашын оештыручы Фәсаховлар һәм Билаловлар гаиләсенә рәхмәт белдероде. Ифтардан соң тәравих намазы укылды.
Азат МУСИН. Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев