Яңа Чишмәдә Студентлар яки Татьяна көне
25 гыйнварда районның белем алучы яшьләре шушы бәйрәмне бәйрәм итте.
“Жемчужина” бассейнында үтәчәк бәйрәм программасына район башлыгы белән очрашу, яшьләр комедиясе карау, теләге булган барлык студентлар өчен бассейнда бушлай коену, концерт һәм уеннар, конкурслар белән яшьләр дискотекасы һ.б. кертелгән иде.
Әлбәттә, район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район оешмалары җитәкчеләре белән әңгәмә төп чара булып торды. Ата-аналарча үгет-нәсихәтләр һәм киңәшләр, авылда яшьләрнең актуаль проблемаларын хәл итү белән, бу чара берүк вакытта студентлар тормышы турында искә алу кичәсе дә булды.
Башта Вячеслав Козлов яшьләрне Студентлар көне, кышкы сессиянең тәмамлануы белән котлады, каникулны яхшы үткәрүләрен теләде. Залга каршы куелган утыргычта район башлыгы белән янәшәдә Чуаш Чабаксарыннан “Игенче” ҖЧҖ нең яшь белгече Андрей Якимкин да бар иде. Ветеринария академиясен күптән түгел тәмамлаучы буларак, ул студентлар, быел мәктәп тәмамлаучылар белән үзенең сессиягә әзерләнү һәм тапшыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, яраткан белгечлеге турында сөйләде. Андрей – туган районына эшкә кайткан авыл яшьләренең менә дигән үрнәге, ул үз эшендә уңышларга да ирешергә өлгергән инде. Вячеслав Козлов авылда белгечләр җитешмәү проблемасының кискен торуын, район агрономнарга, ветеринарларга, укытучыларга, табибларга һ.б. кадрларга бик мохтаҗ булуын искәрде. Югары уку йортларын тәмамлаганнан соң алар Андрейдан үрнәк алырлар, дигән өметен дә белдерде.
Аннан соң “Яшьләргә кайда яшәргә һәм эшләргә яхшырак: шәһәрдәме, әллә авылдамы” дигән дискуссия башланды. Аграр колледж тәмамлаучы аргументларына хезмәт хакы һәм яшьләр өчен күңел ачу урыны авыл файдасына булмады. Вячеслав Козлов лаеклы хезмәт хакын шәһәрдәме ул, авылдамы – иң башта хезмәт сөючән, грамоталы белгечкә түлиләр, авылда да югары хезмәт хаклары бар, дип җавап бирде. – Менә син дөресен әйт әле, - диде ул үзенең оппонентына, - шәһәрдәге күңел ачу урыннарына син еш йөрисеңме? Дөрес, сирәк шул, чөнки вакыт юк, эш яки уку шактый вакытны ала. Хәзер үзең сайлаган белгечлекне алу өчен яшьләргә бөтен ишекләр ачык, ә безнең чорда башкача иде. Авыл мәктәбен тәмамлаучы укучыларга паспорт, мәктәпне тәмамлау турындагы документларны бирмәделәр, аларның үзләре теләгән җиргә укырга керү мөмкинлеге булмады. Вячеслав Михайлович үзенең укуын, студент тормышындагы гыйбрәтле очракларны искә алды һәм укучыларга төп киңәшен бирде:
- Тормышта нигә дә булса ирешү өчен бер урында гына таптанырга түгел, ә эшләргә, актив тормыш рәвеше алып барырга кирәк. Яхшы хезмәт, аек акыл белән эш сөючән булсаң гына үз һөнәреңдә югары уңышка ирешергә, җәмгыятьтә хөрмәт казанырга була.
Яңа Чишмә РҮХ баш табибы Рафис Вафин табиб һөнәрен ничек сайлавы, аның нечкәлекләре турында сөйләде. Ул РҮХ дә медицина хезмәте күрсәтүдәге яңалыклар, кадрларга булган ихтыяҗ, шулай ук медицина вузларында ничә студент (-целевик) белем алуы, укырга керү шартлары һәм яшь белгечләр – медиклар өчен булган ташламалар турында сөйләде. Тиздән мәктәп тәмамлаучылар бу турыда җентекләбрәк Яңа Чишмә РҮХ дә Ачык ишекләр көнендә беләчәкләр.
Кунаклар өчен төзелгән сценарийда төрледән-төрле (көлкеле һәм җитди) сораулар әзерләнгән иде. Егетләрдән, мәсәлән, “Сессия тапшырганда сезнең нигә кыюлыгыгыз җитми?”, “БДИ тапшырганда үзегез белән нинди өч әйбер алып керер идегез?” дип сорадылар. Вячеслав Козловка да сораулар бирделәр. Кайберләренә ул шаяртып, кайберләренә җитди төстә җаваплар бирде. “Сез Россия Президенты булырга теләр идегезме?”. Җавапта юмор да, кече ватанга булган патриотлык та чагылды. “Бик тә теләр идем.. Тик бер айга гына, туган районга инвестицияләр ясап, ә аннан кире әйләнеп кайтырга”. “Сезгә район башлыгы булып эшләве авырмы?” – дигән сорауга яшьләр эчкерсез җавап ишетергә теләде: “Әлбәттә, һәр эшнең үз авырлыгы бар. Барысы да теләгәнчә килеп чыкмаган вакытлар да күп, ягъни ышаныч югалган чаклар да була дигән сүз, тик... бу бит – тормыш... Андый вакытларда югалып калмаска, билгеләнгән максат һәм бурычларга ышанычлы төстә барырга кирәк”.
Балалар район башлыгы белән байтак кызыклы нәрсәләр турында фикер алышты. Һәм, берсүзсез, әлеге дусларча очрашу яшьләр өчен бары файдага гына булачак, чөнки ул тормышта дөрес юнәлеш бирү чарасы булып тора.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев