Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңачишмәлеләр бердәм тавыш бирде

Россия Федерациясе Президентын сайлаулар безнең районда оешкан төстә үтте, сайлаучылар актив булды һәм бернинди дә закон һәм җәмәгать тәртибен бозулар теркәлмәгән.

Якынча мәгълүматларга караганда, Россия буенча сайлаучыларның 67,5 проценты тавыш бирүдә катнашкан. Владимир Путин инандырырлык җиңү яулаган. Аның өчен сайлаучыларның 77 % чамасы тавыш биргән. КПРФ дан кандидат Павел Грудинин икенче урында (11,8 % сайлаучы тавыш биргән), өченче урында ЛДПР дан кандидат Владимир Жириновский (5,6 %). Дүртенче урынны "Гражданская инициатива"дан кандидат итеп күрсәтелгән Ксения Собчак алган - 1,7 %, аннан Григорий Явлинский ("Яблоко") - 1,04 %, Борис Титов ("Партия роста") - 0,76 %, Максим Сурайкин ("Коммунисты России") - 0,68 % һәм Сергей Бабурин ("Российский общенародный союз" партиясе) - 0,65 %.
Татарстан буенча сайлаулар тыныч һәм оешкан төстә үткән. Сайлауларда сайлаучыларның 77,5 проценты катнашкан. Якынча йомгаклау хәзерге РФ Президенты өчен сайлаучыларның 82,09 % ы, Павел Грудинин өчен 9,06 %, Владимир Жириновский - 3,01 %, Максим Сурайкин - 1,68 %, Ксения Собчак - 1,33 %, Григорий Явлинский - 0,87 %, Борис Титов - 0,59 % һәм Сергей Бабурин өчен 0,58 процент чамасы тавыш бирүләрен күрсәтә.
Яңа Чишмә районы буенча барлык 27 сайлау участогында да сайлаучылар бик күп килгән һәм сайлаулар оешкан төстә узган. Һәр җирдә мәдәни-массакүләм чаралар, чәй эчүләр оештырылган, күп сайлаучылар #Айданавыборы фотомарафонында катнашкан.
Сайлауларда 10530 сайлаучы катнашкан, бу барлык сайлаучылар санының 94 % ын тәшкил итә. Ышандырырлык җиңүне Владимир Путин яулады - аның өчен сайлаучыларның 91,07 %ы тавыш биргән, Павел Грудинин өчен сайлаучыларның 5,20 % ы, Владимир Жириновский өчен - 1,90 %, Ксения Собчак өчен - 0,54 %, Максим Сурайкин өчен - 0,34 %, Сергей Бабурин һәм Борис Титов өчен - 0,27 шәр % һәм Григорий Явлинский өчен - 0,14 %ы үз тавышларын биргән.
Россия Президентын сайлауларның соңгы нәтиҗәләрен РФ Үзәк сайлау комиссиясе бераз соңрак бастырып чыгарачак.
Район башлыгы Вячеслав Козлов сайлауларга әзерләнүне һәм үткәрүне тиешле дәрәҗәдә оештырганнары өчен авыл җирлекләре башлыкларына, сайлау комиссияләре әгъзаларына, район активына, волонтерларга, ДНД, полиция, ГТХМ хезмәткәрләренә, күзәтүчеләргә һәм сайлауларда актив катнашкан райондагы барлык сайлаучыларга рәхмәт белдерде. "Актив гражданлык позициясе күрсәтүләре өчен барлык сайлаучыларга рәхмәт белдерәм. Сайлаучыларның 91 % тан артыгы илдә тотрыклылык, тынычлык һәм килешүләрнең саклануына ышаныч белдереп үз тавышларын хәзерге Россия Президенты Владимир Путин өчен биргән һәм әлеге курс дәвам итәчәк", - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев