Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Якташыбызның данлы сугышчан юлы

    Җиңүгә 70 ел тулган елда без Җиңү яулаган батыр якташларыбызны искә алабыз.

    Яңа Чишмә җиренең үз кешеләре Яңа Чишмә урта мәктәбенең (хәзерге гимназия) элеккеге укытучысы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Осипович Холинны әйбәт хәтерлидер. Ул хәрби эш һәм физкультура дәресләрен укыта, күпләр аны үзләренең беренче укытучылары дип саныйлар, чөнки ул берничә ел Гряда авылында башлангыч сыйныфларда да укыта.
    -Мин әтиемнең, Гряда башлангыч мәктәбенең бердәнбер укытучысының, һәр кышкы иртәдә чаңгы белән кар баскан юлдан Грядага йөрүен хәтерлим. Ул Яңа Чишмәдән 4 чакрым ераклыкта урнашкан иде. Без үскән йорт Яр буе урамында (14 йорт) иде, хәзер ул җир нотариаль контора артында калды. 1978 елны әни вафат булганнан соң әти ялгыз яшәде, соңгы 10 елын безнең белән Чистайда яшәде, - дип сөйләде улы Владимир. - Ул 2001 елны дөнья куйды, 17 февральдә быел аңа 98 яшь тулыр иде.
    Хәзер күпләр әтиләренең, бабаларының Бөек Ватан сугышындагы сугышчан үткәне турында күбрәк белергә теләп сайтка керәләр, Владимир Иванович та "Подвиг народа" сайтына кереп, әтисенең Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләү турындагы кәгазьләрен таба.
    Сугыш башланганда Иван Осипович инде бер ел Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән була, 1941 елның октябрендә фронтка эләгә. Ул үзенең балаларына 1941 елгы дәһшәтле вакыйгалар турында сөйли: ул чакта зур югалтулар белән безнең гаскәрләр, шул исәптән ул сугышкан 18 нче армия дә чигенә.
    ...Алар танклар озатуында колонналар булып баралар. Кисәк кенә һавадан һөҗүм итә башлыйлар, бомбалар, снарядлар ярыла, янәшәдә генә снаряд ярылганнан ул контузия ала. Аңына килгәндә, әйләнә-тирәсендә немецлар була. Сугыштан соң күп еллар үткәч, 1957 елда гына газета аша ул шушы дәһшәтле көннең нечкәлекләрен белә ала, ул көнне генерал Андрей Смирнов командалык иткән 18 нче армия зур югалтулар белән әсирлеккә эләгә. Яралы генерал Смирнов һәрвакыт сугышчан постта була. Дошман боҗрасын һич кенә дә өзә алмыйлар. Иң кыен вакытта, каты яраланган булуына карамастан, батыр командир кулына корал тотып сугышка керә һәм һәлак була. "Пионерская правда" газетасыннан кисеп алынган бу юллар әле дә Холиннарның гаилә архивында саклана. Анда Иван Осипович язып калдырган юллар да өстәлгән: "Бу 1941 елның октябрь аенда минем немец-фашист илбасарларына каршы беренче мәртәбә сугышка кергән командирым. Безнең солдатларның күбесе геройларча һәлак булды, тик качып котылып булмады. Төркем-төркем булып чолганыштан чыктык, күпчелеге әсирлеккә эләкте".
    Ике айдан соң алар иптәше белән әсирлектән качалар һәм үзләренекеләр янына барып җитәләр. Элеккеге хәрби әсирләр өчен НКВД-ның фильтрацион лагерында дүрт ай буе үткәрелгән тикшерүләрдән соң ул фронтка озатылган булган. Үзенең Ватанга тугрылыгын ул фашистлар белән алып барылган сугышларда исбатлый, Үзәк фронт составындагы 48 нче армиянең укчылар дивизиясендә пулеметчылар командиры булып, аннары 1 нче Белоруссия фронтында хезмәт иткән, Курск дугасындагы сугышларда катнашкан. 1943 елның җәендә анда бик эссе була. Иван Осипович исәбендә сугышчан батырлыклар байтак (барысы да бүләкләү кәгазьләрендә язылган): аеруча Орлов өлкәсенең Плугозем һәм Марьино авыллары янында барган сугышларда катнашкан өчен. Әмма аерым батырлыкны сержант Холин Орлов өлкәсенең Кулики авылы өчен барган сугышларда күрсәтеп, Кызыл Йолдыз орденына лаек була. 23 һәм 24 июльдә немецлар наводчикны һәм аның ярдәмчесен яралап, контратакага күтәреләләр. Шул чакта командир Иван Холин үзе пулемет артына ятып, каршы һөҗүм итүчеләргә ут ача, яу кырында 20 гә якын үлгән һәм яраланган немец ятып кала. Аның пулеметы дошман артиллериясе утыннан сафтан чыккач, ул автоматын тотып, "Коммунистлар, миннән калышмагыз!" дип кычкырып, һөҗүмгә ташлана. Кул көрәшендә ул 3 фашистны үтерә, аннары үзе дә җиңелчә яралана. Шундый хәлдән соң безнең якташыбыз Иван Осипович Холин герой түгелмени?! Герой! Әле ниндие генә!
    Иван Осипович 1944 елның октябренә кадәр сугыша, аннан соң аны Лепель артиллерия училищесына укырга җибәрәләр. 7 айдан соң сугыш бетә, тагын ярты елдан кече лейтенант званиесендә ул училищены тәмамлау турында диплом ала.
    Иван Осипович 1936 елдан укытучы булып эшли башлый (Петропавел мәктәбендә физкультура дәресен алып барган), ә 1945 елдан Яңа Чишмә мәктәбендә хәрби эш (военное дело) һәм физкультурадан укыта.
    Архангел һәм Югары Никиткино (хәзерге Тубылгы Тау) мәктәпләрендә дә эшләгән ул. 1977 елда пенсиягә чыккан һәм аның педагогик стажы - 36 ел һәм шуңа өстәп 5 ел сугыш һәм хәрби хезмәте.
    "Халык батырлыгы" сайтыннан үзегезнең туганнарыгызның бүләкләнү турындагы язуларын эзләгез, һичшиксез, аларның батырлыгы белән сез горурланачаксыз.
    Ольга ИВАНОВА
    Иван Холин, 1944 ел(фото Холиннарның гаилә архивыннан)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: