Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы ташуга хәзерләнәбез

Тиздән язгы ташу җитә, быел кар катламы да калын, шунлыктан язгы ташу - боз китү чорына җитди хәзерләнү сорала. Халыкның куркынычсызлыгын, биналарның, күперләрнең, юлларның, гидротехник корылмаларның (ГТС) сакланышын тәэмин итү максатларында район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан тиешле карар кабул ителде.

Яңа Чишмә районында алты торак пунктка су басу куркынычы яный, болар: Яңа Чишмә, Петропавел Бистәсе, Ленино, Әдәмсә, Красный Октябрь һәм Акъяр авыллары. Куркыныч зонада 251 йорт урнашкан, аларда 706 кеше яши.
Районда язгы ташуга - су басуларга каршы комиссия оештырылды, су басулар чорына хәзерлек буенча төп чаралар исемлеге расланды. Шулай ук һәр торак пунктта эш планы эшләнгән, хәлләрне контрольдә тоту һәм кирәк чакта кичектергесез чаралар күрү өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән.
Районда Шушма елгасында боз тыгылу ихтималы булган ике участок бар (район үзәгендә төп күпер тирәсе һәм Архангел Бистәсендә), Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия (ГТХК) мөмкин булган шартлату эшләре үткәрүгә республиканың тиешле хезмәтләренә заявка биргән.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенә сыек терлекчелек калдыклары, минераль ашламалар, агулы химикатларның сулыкларга агып төшүенә юл куймаучы санитар-экологик чаралар үткәрү буенча авыл хуҗалыгы оешмаларының эшенә юнәлеш бирергә тәкъдим ителде.
Авыл җирлекләре башлыкларына һәм хуҗалык җитәкчеләренә халыкны, терлек-туар һәм матди байлыкларны су баса торган территорияләрдән, бигрәк тә югарыда атап үтелгән торак пунктларда, эвакуацияләү зарурлыгы туган очракта вакытлыча урнаштыру пунктлары, көймәләр һәм башка коткару чараларын хәзерләү турында кайгыртырга кирәк. Су агыза торган бөтен корылмаларны да кардан һәм боздан чистартырга, сулыклардагы боз өстенә кисәтү билгеләре куярга кирәк.
Язгы ташу чорында газ, энергия һәм су белән тәэмин итү, күперләр нормаль эшләргә тиеш. Карарда тиешле хезмәтләр алдына тәгаен бурычлар куелды.
Су басу куркынычы янаган җирдә яшәгән халыкка алдан хәстәрен күрү мәслихәт. Гадәттән тыш хәлләр туган очракта телефон номерларын белеп тору да зыян итмәс:
1. Районның бердәм диспетчерлык хезмәте - 01, 112, 101 (кәрәзле телефон), 2-30-01
2. Полиция - 02, 2-26-73, 102 (кәрәзле)
3. Ашыгыч ярдәм -03, 103, (кәрәзле элемтә)
4. Райгаз - 04, 104 (кәрәзле элемтә)
5. Район башкарма комитеты - 2-20-07, 2-20-09, 2-20-02
6. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты - 2-20-08

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев