Юлларда балигъ булмаган балалар катнашында юл - транспорт травматизмы торышы җитди борчу китереп чыгара.
2016 елның 8 аенда Татарстан Республикасы шәһәр һәм авыллары урамнарында 16 яшькә чаклы балалар һәм яшүсмерләр катнашында 419 ЮТҺ теркәлгән, анда 10 бала һәлак булып, 442есе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ЮТҺ (49га (+13%)) һәм зыян күрүчеләр санының (59 балага (+15%) артуы билгеләп үтелгән.
2016 елның өч кварталында Яңа Чишмә районы территориясендә авариялелек торышы һәм ЮХИДИның оператив - хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ЮХИДИ да пропаганда буенча инспектор Айрат Сатдаров түбәндәгеләрне хәбәр итә.
2016 елның тугыз аенда муниципаль район территориясендә 10 ЮТҺ теркәлгән, анда 5 кеше һәлак булып, 14 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. ЮТҺның сәбәпләре: тизлекнең тиешле шартларга туры килмәве, җәяүлеләргә юл бирмәү; светофорның рөхсәт итмәү сигналына игътибар бирмәү; юл хәрәкәтендә каршы як поласага чыгу; шоферның исерек булуы. Узган чорда балалар катнашында 2 ЮТҺ булган, 3 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.
Матди зыян белән 119 ЮТҺ булган. Район юлларында аварияләр булдырмау максатларында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм участковыйлар юл хәрәкәте өлкәсендә аңлы рәвештә эшләнгән хокук бозуларга киртә куюга юнәлеш тоталар. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан файдаланып, авариялелек профилактикасы буенча пропаганда эше алып баралар.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев