Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юлны асфальтлауны сорыйлар

Ел саен үткәрелә торган халык җыенына Черемухово Бистәсенең байтак кешесе килгән иде. Авыл җирлеге башкарма комитеты башкарган эшләр турында алар алдында АҖ башлыгы Елена Сальцина отчет тотты. Җыенда район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады.

Соңгы елларда республика программалары буенча авыл җирлеге үсешенә байтак акча кертелгән. 2015 елда авылда яңа мәктәп ачылды, агымдагы елда ФАП ремонтланды, плотинага капиталь ремонт ясала, авылдагы берничә урамга вак таш түшәлгән, урамнарны яктырту проблемасы хәл ителгән.
Гамәлдәге президент программалары белән беррәттән авыл халкы үзара салым акчасы җыеп авыл җирлеген төзекләндерүдә үзе дә булыша. Быел 143 мең сумнан артык акча җыелган, республика 4 мәртәбә арттырып аңа үз акчасын өстәгән. Шулай итеп, җыелган 715 мең сум күләмендәге акча зират тирәсен тотуга (200 мең сумнан артык), Октябрь урамы буйлап Быструшка елгасы аша күпер салуга (400 мең сумнан артык) һәм кышкы чорда юлларны тотуга тотылачак.
Елена Сальцина авыл халкын перспективадагы бурычлар белән дә таныштырды - бу Октябрь һәм Җиңү урамнарына вак таш түшәү (1 км-дан артык), чишмә төзекләндерү,ККК полигоны тирәсен тоту һ.б. эшләр. Аларны үтәү өчен алдагы елларда җыелачак үзара салым акчасына исәп тотыла. "Республикабыз һәм район җитәкчелеге ярдәменә дә өметләнәбез", - дип билгеләп үтте ул.
Ул республикабыз һәм район җитәкчелегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, "Кулон" агрофирмасы җитәкчелегенә хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүгә ярдәм иткәннәре өчен һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә шимбә өмәләрендә актив катнашканнары, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтләрен ирештерде.
Үз чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов авыл халкын район территориясендә гамәлгә ашырылучы 28 республика программасы белән таныштырды (Районда социаль-мәдәни-көнкүреш, авыл хуҗалыгы объектлары, юллар төзелә, йортларга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, ФАП-ларга, ТКХ объектларына ремонт ясала һ.б.), быел торгызыла торган яңа объектлар (Ленинода яңа клуб, район үзәгендә фонтаннар белән яңа парк һәм Балалар сәнгать мәктәбе) турында сөйләде. Черемухово авыл җирлеге үсешенә ике елда 120 млн. сумнан артык ярдәм күрсәтелде - бу республикабыз һәм район биргән акча.
Район башлыгы хуҗалыкларында барлык төр терлекләрнең баш санын арттырган өчен черемуховолыларга рәхмәтен белдереп, аларга азык сатып алу өчен субсидия бирелүе турында әйтте, сорауларына җаваплар да бирде. Сораулардан иң мөһиме - авылдан район үзәгенә чаклы юл торышы. Хәзер асфальт салу өчен аны 2017 ел планына кертү мәсьәләсе җентекләп өйрәнелә.
Җирле ФАПның даруларга ярлылыгы, район үзәге белән авыл арасында автобус элемтәсе булмау (халык аз йөри, зыянга эшләү), тапшырылган сөт өчен "Карат" ҖЧҖ ның ике еллык бурычы (мәсьәлә прокуратура контролендә һәм хәл ителә) турындагы сораулар да яңгырады. Бирелгән барлык сораулар да игътибардан читтә калмаячак һәм контрольгә алыначак
Халык җыенында авылның намуслы һәм актив хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр. "Кулон" а/ф механизаторы Валентин Прытковка район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды, ә "Кулон" а/ф хезмәткәре Александр Хлопунов һәм ТКХ хезмәткәре Николай Коноваловлар АҖ башкарма комитеты Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Халык җыеныннан башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев