Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үз өлешебезне кертик

    Ел са­ен 18 май­да му­зей хез­мәт­кәр­лә­ре үз­лә­ре­нең һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен - Ха­лы­ка­ра му­зей­лар кө­нен бил­ге­ләп үтә­ләр. Җәм­гы­ять та­ри­хи-мә­дә­ни ми­рас­ка ка­ра­та үз мө­нә­сә­бә­тен му­зей­лар ар­кы­лы ча­гыл­ды­ра, ди­ләр, һәм бу нәкъ шу­лай. Мат­ди һәм ру­хи мә­дә­ни­ят ис­тә­лек­лә­рен җы­еп-сак­лап, му­зей­лар фән­ни-агар­ту һәм бе­лем би­рү-тәр­би­я­ләү­дә зур эш алып ба­ра­лар.

    Бер­ни­чә ел элек Яңа Чиш­мә­дә край­ны өй­рә­нү му­зее бул­ды­ры­ла баш­ла­ды, ул хә­зер ра­йон Мә­дә­ни­ят йор­тын­да ур­наш­кан. Бө­тен Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­нан җы­ел­ган му­зей экс­по­нат­ла­ры му­зей­га ки­лү­че­ләр­гә без­нең як­ның ар­хе­о­ло­гик үт­кә­не, та­би­га­те, ата-ба­ба­ла­ры­быз­ның көн­кү­ре­ше һәм тор­мыш рә­ве­ше һ.б. ту­рын­да сөй­ли­я­чәк. Төр­ле­дән-төр­ле бо­рын­гы әй­бер­ләр­не, әй­тик, кух­ня ки­рәк-ярак­ла­ры, ки­ем-са­лым, кул­дан ту­кыл­ган сөл­ге­ләр, чик­кән әй­бер­ләр­не игъ­ти­бар бе­лән ка­рау, яи­сә без­нең әби-ба­ба­ла­ры­быз­ның кул­дан ясал­ган ту­ку ста­нок­ла­рын­да яки ка­ба (җеп эр­лә­геч) бе­лән ни­чек эш­лә­гән­нә­рен, кү­мер үтүк­лә­рен­дә ни­чек итеп ки­ем үтүк­ләү­лә­рен, чо­кып ясал­ган та­га­рак­лар­да кер­ләр юу­ла­рын, зур ки­ле­гә са­лып бөр­тек тө­ю­лә­рен, ча­ба­та­лар һәм кә­зә­ки ки­еп йө­рү­лә­рен күз ал­ды­на ки­те­рү кы­зык­лы тү­гел­ме­ни?!

    Му­зей ди­рек­то­ры Ана­то­лий Ми­хай­ло­вич Хо­лин экс­по­нат­лар­ның күп­че­ле­ге мәк­тәп­ләр­дә­ге край­ны өй­рә­нү му­зей­ла­рын­нан бү­ләк ите­лүе, кай­бер­лә­рен ра­йон хал­кы би­рүе ту­рын­да сөй­лә­де, кай­сы­ла­рын ул үзе эз­ләп тап­кан. Җир ка­зу эш­лә­ре ва­кы­тын­да ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә та­был­ган әй­бер­ләр дә бар. Без­дә та­был­ган ма­монт теш­лә­ре, ма­монт ске­ле­ты һәм бо­рын­гы хай­ван те­ше - бо­лар бар да боз­лык чо­рын ча­гыл­ды­ра. Ба­ба­ла­ры­быз ту­рын­да­гы ис­тә­лек­ләр озак сак­лан­сын өчен, ке­ше­ләр му­зей­га алар­ның фо­то­ла­рын бү­ләк итә­ләр. Ми­сал өчен, яңа­чиш­мә­ле­ләр­нең хәр­би ки­ем­нәр­дән бе­рен­че бө­тен­дөнья су­гы­шы чо­рын­да төш­кән рә­сем­нә­ре бар. 18 га­сыр ба­шын­нан алып бү­ген­ге­се көн­гә чак­лы бул­ган ак­ча­лар да урын ал­ган. Бо­рын­гы бас­ма мат­бу­гат­та нә­шер ител­гән бе­рен­че ки­тап­лар һәм кол­лек­ци­я­ләр бар. Му­зей­ның бер поч­ма­гын­да Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да­гы ки­ем­нәр ур­наш­ты­рыл­ган: яд­рә тиш­кән сол­дат кас­ка­сы, ми­на, штык, са­пер кө­рә­ге, пат­рон­нар. Бу әй­бер­ләр Ле­нинг­рад янын­да­гы "Ү­лем үзә­не"­ннән та­был­ган һәм Зи­рек­ле му­зе­е­на кай­та­рыл­ган, ә му­зей ди­рек­то­ры Мид­хәт Га­зый­мов алар­ны Яңа Чиш­мә му­зе­е­на бү­ләк ит­кән. Кай­бер стел­лаж­лар ту­лы, ә кай­бер­лә­ре буш - экс­по­нат­лар ки­рәк. Әм­ма, шу­ңа да ка­ра­мас­тан, му­зей­да­гы фонд зур кы­зык­сы­ну уя­та. Му­зей­га кил­гән һәр ке­ше, һич­шик­сез, ту­ган ягы­быз та­ри­хы ту­рын­да та­гы да күб­рәк бе­лә­чәк һәм аның өчен го­рур­ла­на­чак. - Бар­лык ме­бель­не: өс­тәл­ләр­не, стел­лаж­лар­ны шу­шы көн­нәр­дә ге­нә кай­тар­ды­лар әле. Без әй­бер­ләр экс­по­зи­ци­я­сен га­сыр­лар бу­ен­ча ясар­га те­ли­без: бо­рын­гы чор­дан баш­лап, ан­на­ры 6-8 га­сыр, 13-14 га­сыр, 17-18 га­сыр­лар. ХХ нче га­сыр дис­тә ел­лар­га бү­ле­неп, ае­рым ал­ган­да со­вет чо­ры күр­сә­те­лә­чәк. "К­ресть­ян­ның көн­кү­ре­ше һәм бо­рын­гы әй­бер­ләр" поч­ма­гы өчен бай ма­те­ри­ал җы­ел­ган, алар­ны ти­е­шен­чә ясап ку­я­сы гы­на кал­ды. Мил­ли поч­мак­лар бул­ды­рыр­га да ни­ят­ли­без (урыс, та­тар, чу­аш), экс­по­нат­лар­ның бер­се - бо­рын­гы та­тар туе кос­тю­мы бу­ла­чак. Ну­миз­ма­ти­ка бу­ен­ча вит­ри­на бул­ды­ра­чак­быз. План­нар зур­дан әле…, -дип сөй­лә­де Ана­то­лий Ми­хай­ло­вич.

    Биш ел элек Ана­то­лий Ми­хай­ло­вич ар­хе­о­ло­г , тарих фәннәре докторы С. Ру­ден­ко бе­лән бер­гә­ләп бо­рын­гы Сос­нов­ка шә­һәр­че­ген­дә ар­хе­о­ло­гик ка­зу эш­лә­ре бе­лән шө­гыль­лән­гән. Та­был­ган ук оч­лы­гы, пы­чак­лар, кы­лыч­лар, туп яд­рә­лә­ре (Ми­шень­дә та­был­ган) һәм баш­ка әй­бер­ләр зур та­ри­хи кыйм­мәт­кә ия, хә­зер алар­ның һәр­кай­сы му­зей­да ла­ек­лы урын би­ли.

    - Бы­ел без ка­бат шу­шы эш бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә җы­е­на­быз. Мин кар­та­да төп ка­зу урын­на­рын бил­ге­ләп куй­дым ин­де. Үт­кән ел­да­гы­ча, ка­зу эш­лә­ре­нә 118 нче ҺУ уку­чы­ла­рын да җә­леп итә­чәк­без, алар без­гә бик те­ләп бу­лыш­ты­лар. Экс­пе­ди­ци­я­не оеш­ты­ру­га ак­ча та­ба­сы гы­на кал­ды (транс­порт чы­гым­на­ры, тук­ла­ну­га һ.б.)

    - Бү­ген­ге­се көн­дә му­зей Зи­рек­ле­дә­ге ха­лык иҗа­ты һәм көн­кү­ре­ше му­зе­е­ның фи­ли­а­лы бу­лып то­ра. Әгәр ул ал­га та­ба да үсеш ал­са, ТР мә­дә­ни­ят ми­нистр­лы­гы­ның мөс­тә­кыйль бе­рәм­лек ста­ту­сы алыр­га мөм­кин. Ана­то­лий Ми­хай­ло­вич мо­ның өчен ки­рәк­ле до­ку­мент­лар­ны әзер­лә­гән ин­де (Ус­тав, По­ло­же­ни­е). Ке­ше үзе­нең үт­кә­нен бе­лер, бә­я­ләр өчен му­зей ки­рәк, ә бу хак­та күб­рәк бе­лер өчен му­зей­да экс­по­нат­лар күп бу­лыр­га ти­еш. Һәм шу­ңа кү­рә Ана­то­лий Ми­хай­ло­вич бо­рын­гы әй­бер­ләр­не таш­ла­ма­гыз, му­зей­га алып ки­ле­гез, га­и­лә­дә сак­ла­на тор­ган әй­бер­лә­ре­гез­нең ис­тә­ле­ген мәң­ге­ләш­те­ре­гез, дип ра­йон хал­кы­на мө­рә­җә­гать итә. Бо­лар: көн­кү­реш әй­бер­лә­ре, ти­мер ак­ча­лар, кы­зык­лы до­ку­мент­лар, су­гыш ел­ла­рын­да­гы хат­лар… Алар­ның күп­че­ле­ге әле­гә­чә ке­ше­ләр­нең өй­лә­рен­дә сак­ла­на, ә му­зей­да исә алар­ны му­зей­га кил­ү­че­ләр­нең ба­ры­сы да кү­рә ала­чак. Һәр әй­бер мах­сус ре­естр­да тер­кә­лә­чәк, ә экс­по­нат таб­лич­ка­сын­да бү­ләк итү­че­нең исе­ме дә язы­ла­чак. Бо­рын­гы әй­бер­лә­ре­гез­не ки­те­ре­гез, ту­ган як­ның мә­дә­ни­я­тен сак­лау­га үз өле­ше­гез­не кер­те­гез…

    Баш­ка рә­сем­нәр­не сез га­зе­та­быз сай­тын­нан карый ала­сыз.

    Оль­га ИВА­НО­ВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: