Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Үземнең барлык белемнәремне һәм тәҗрибәмне мин балаларга бирәм“

    Чаллы Башы мәктәбе укучылары ТИН дәресенә һәрчак теләк белән киләләр. Иң файдалы һәм кызыклы фән булганга һәм монда алган белемнәрнең тормышта һичшиксез кирәге чыкканга гына түгел, алар остазлары Ренат Миннебаев янында күбрәк булырга тырышалар. Ул үз фәне белән балаларны җәлеп итә белә, аның балаларны өйрәтер нәрсәсе бар, чөнки тормыш иминлеге...

    Ренат Галимҗан улы үз тормышын әлеге эш белән һич көтмәгәндә бәйләп җибәрә. Әлмәт физик культура техникумын тәмамлагач (ул чакта әлеге фән башлангыч хәрби хәзерлек дип атала иде), аңа Яңа Чишмә урта мәктәбендә (хәзерге гимназиядә) шушы фәнне алып барырга тәкъдим итәләр. Бер елдан соң хәрби белем (военное дело) дәресен ул үзенең туган авылы Чаллы Башы мәктәбендә укыта башлый. Аннан соң Казандагы танк училищесында белем арттыру курсы узып, үзен тулысынча яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү эшенә багышлый. Диплом буенча үз белгечлеген дә онытмый: физкультура дәресләре, милли көрәш буенча секцияләр алып бара. Казандагы Универсиадада көрәш буенча алтын медаль иясе, аның бертуганының улы Рәфис Миннебаев үз юлын нәкъ менә анарда башлап җибәрә. Ренат Галимҗан улын яңачишмәлеләр район һәм үзләренең авыл җирлекләрендәге Сабантуйларда үткәрелгән милли көрәш буенча көрәшләрдә хөкемдар сыйфатында берничә мәртәбә күрде инде.
    Аның дәресләрендә һәрчак күңелле, чөнки Ренат Галимҗан улы бар күңелен биреп, аларга һәрчак иҗади якын килә. Дәрес формалары төрле, бу - әңгәмә, сөйләү, диспут яки конференция сыйфатында булырга мөмкин. Дәрес темасын яхшырак үзләштерү өчен матур әдәбият, тарихи документлар, мемуарлар, укучылар өчен чыгарылган фильмнар, шәхси тормыштан алынган вакыйгалардан да файдалана. Ул балаларны мөстәкыйль фикер йөртүгә, дисциплинага һәм тәртипкә өйрәтә. Педагог сүзләре буенча, ул да үз укучыларыннан бик канәгать. Ренат Галимҗан улы җитәкчелегендә укучылар берничә ел дәвамында тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенрәсәй олимпиадаларында, армиягә чакырылу яшенә җитүче яшьләр арасында үткән "Аҗаган", "Имин тәгәрмәч", "Форпост", ЮИД, хокук бозуларга каршы профилактика отрядлары һ.б. хәрби-патриотик конкурслар һәм ярышларда җиңүләр һәм призлы урыннар алалар.
    Районда җиңүләр яулап, призлы урыннар алгач, алар район данын республикада да лаеклы төстә яклыйлар. Алар беркайчан да укытучыларын уңайсыз хәлдә калдырмыйлар. Мәктәпкә егетләрне армия хезмәтенә менә дигән итеп әзерләгәне өчен армия җитәкчелегеннән рәхмәт хатлары килеп тора. Юкка гына күптән түгел Чаллы Башыннан армия хезмәтенә чакырылучы өч егетне шунда ук "Сәмум"га хезмәт итәргә алмаганнардыр.
    Остаз үзе дә үзендә тәрбияләнүчеләрдән калышмый, үзенең белемен арттырып, һөнәри дәрәҗәсен саклый. Берничә тапкыр "ТИН буенча ел укытучысы" район конкурсында катнашып, җиңү яулаган. Ул һәр уку елы ахырында үтә торган райондагы армиягә чакыру яшенә җитүче яшьләр арасында үтүче җәйге хәрби-кыр җыеннарында алыштыргысыз җитәкче дә. Грамоталы белгеч буларак, мәгариф бүлеге аны ТИН буенча укытучыларның аттестация комиссиясе составына керткән. Укытучылар семинарларында хезмәттәшләре белән тормыш иминлеге нигезләрен өйрәтүдә үзенең методикалары һәм алымнары белән уртаклаша, лекцияләр, докладлар белән чыгыш ясый, ачык дәресләр үткәрә. Аның белем бирү өлкәсендәге казанышлары моннан 7 ел элек үк ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бер үк исемдәге күкрәккә тага торган билге белән билгеләп үтелә.
    ТИН буенча кабинет - аның күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе. Ул барлык кирәкле нәрсәләр белән җиһазландырылган: дәреслекләр, плакатлар, күргәзмә материаллар, тир, корал бүлмәсе, ә мәктәп мәйданчыгында - каршылыклар полосасы. Боларның һәммәсе дә дәресләрдә, түгәрәкләрдә, секцияләрдә актив кулланыла. Аның нинди энтузиаст икәнлеген әле бик озак һәм күп итеп санарга була.
    Эшләнгән эшләре-гездән канәгатьме, сайлаган юлыгыз турында үкенмисезме, дигән сорауга ул бернинди икеләнүсез болай дип җавап бирде:
    - Әлеге һөнәрне сайлаганыма мин бик шат. Әгәр барысын да кире кайтарып булса, мин кабат укытучы булыр идем һәм балалар белән шөгыльләнер идем. Булдыра алганча, барлык белемемне мин аларга бирәм. Минем гомерем бушка узмаган, дип уйлыйм.
    Һәм бу чын педагог сүзләре. 1 октябрьдә Ренат Галимҗан улы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Без аны чын күңелдән котлыйбыз, исәнлек-саулык һәм зур уңышларга ирешүен телибез.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: