Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үзгәртеп оештыру район мәктәпләренә дә килеп җитте...

    Районда мәктәпләрне эреләндерү турындагы имеш-мимешләр күптән бар иде, әмма эш елдан-ел кичектерелде. Һәм менә 2015 елда мәктәпләрне үзгәртеп оештыру безнең районга да килеп җитте. Бу хакта мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев тәфсилләбрәк сөйләде. -Мондый ихтыяҗ ни сәбәпле килеп чыкты? -Быелгысы елның 10 февралендә Казанда Татарстан Республикасының Куркынычсызлык Советы утырышы булып...

    Районда мәктәпләрне эреләндерү турындагы имеш-мимешләр күптән бар иде, әмма эш елдан-ел кичектерелде. Һәм менә 2015 елда мәктәпләрне үзгәртеп оештыру безнең районга да килеп җитте. Бу хакта мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев тәфсилләбрәк сөйләде.
    -Мондый ихтыяҗ ни сәбәпле килеп чыкты?
    -Быелгысы елның 10 февралендә Казанда Татарстан Республикасының Куркынычсызлык Советы утырышы булып үтте, анда көн тәртибенә беренче тапкыр мәгариф мәсьәләләре кертелгән иде. Республика җитәкчелеген укучыларның белем сыйфаты канәгатьләндерми, гәрчә гомуми белем бирү системасы үсешенә Татарстанда байтак акча бирелгән булса да. Соңгы өч ел эчендә укытучыларның һәм белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең хезмәт хаклары икеләтә артты. Белем бирүне мәгълүматлаштыру башкарылды, кабинетлардагы җиһазлар яңартыла, белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла, интерактив һәм робототехник җиһазлар белән тулыландырыла.
    ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов утырышта чыгыш ясап, республикада аз комплектлы һәм нәтиҗәсез мәктәпләр бик күп, монда укучылар тиешле белем ала алмыйлар, диде һәм база мәктәпләре булдыру кирәклеген әйтте (нәтиҗәсез мәктәпләрдән аларга укучыларны укырга йөртергә). Министрның тәкъдимен Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган, ул барлык районнарда гомуми белем бирү оешмалары челтәрләрен үзгәртеп оештыру буенча "Юл карталары" эшләп чыгарырга һәм балалар саны 80 нән дә ким булмаган база мәктәпләре булдырырга тәкъдим иткән.
    - База мәктәпләре тагын нинди критерийлар буенча сайлап алыначак?
    -База мәктәпләре - бу, барыннан да бигрәк, яхшы нәтиҗә бирүче мәктәпләр. Бездә база мәктәпләре сыйфатында район үзәгендәге гимназия, урта мәктәп, Шахмай мәктәбе, Зирекле лицее һәм Ленино мәктәбе сайланган иде. Гәрчә өлгереш рейтингында Ленино мәктәбе "кызыл зонада" булса да, без аны база мәктәбе итеп ясадык, ягъни мәктәп зур - анда 102 укучы белем ала һәм территориаль яктан да үзәктә урнашкан. Үзгәртеп оештырылачак мәктәпләр 9 еллык булып калачак. База мәктәпләренә бары 10 һәм 11 сыйныф укучыларын йөртү генә оештырылачак.
    -Районда мондый карарга килүгә күптән әзерләндегезме?
    -Башта без "Юл картасы" эшләдек һәм үзгәртеп кору өчен бары икесен генә - Чаллы Башы һәм Архангел мәктәпләрен тәкъдим иттек. Бу 21 апрельдә мәгариф министры янында үткән сөйләшү барышында каралды, анда башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, мин һәм минем урынбасар Гөлфия Сираевалар идек. Безне министр тыңлады да: "Сездә күпме бала укый?" - дип сорады. Без: "1527 укучы", - дип җавап бирдек. "Шул чаклы бала булганда районда 5-6 база мәктәбе булырга тиеш", - диде ул.
    Әлбәттә, безгә шулай булуы бер дә яхшы түгел, бу бит эш урыннары да, яшәгән урыныңда уку да - бу балаларга да, әти-әниләр өчен дә җайлы иде. Әлеге мәсьәләне район җитәкчелеге белән берлектә берничә тапкыр тикшереп караганнан соң 5 база мәктәбе булдырырга дигән карар кабул иттек. Бу елга Черемухово мәктәбен калдырырга булдык әле. Хәзер анда мәктәп төзелә, аны ачу тантанасына ТР Президентының да килүе көтелә. Без аны база мәктәбе ясарга теләдек, тик Красный Октябрь һәм Волчья Бистәсендә яшәүче ата-аналар балаларын район үзәгендәге мәктәпләргә генә йөртүгә ризалаштылар. Без аларга каршы килмәдек.
    -Ягъни район дәрәҗәсендә база итеп кайсы мәктәпләрне калдыру хәл ителде дисезме?
    -Әйе, бу мәктәптә укучылар санын, территориаль яктан урнашуын, нинди телдә укытылуын һәм ата-аналар теләген исәпкә алып. Безгә Казанда сөйләшүләр вакытында яхшы белем бирә торган мәктәпләрне база мәктәбе итеп сайларга тәкъдим иттеләр. Бездә гәрчә Чаллы Башы, Волчья Бистәсе һәм Черемухово мәктәпләрендә дә уку буенча рейтинг югары булса да, аларда балалар саны 80 нән кимрәк, Чаллы Башында - 59, Волчья Бистәсендә бөтенләй дә аз - 47 укучы гына.
    -Үзгәртеп оештырыласы аз комплектлы мәктәпләр база мәктәпләренә ничек бүленә?
    -Яңа Чишмә гимназиясенә без Волчья, Екатерина Бистәләреннән һәм Красный Октябрь укучыларын йөртәчәкбез. Яңа Чишмә урта мәктәбенә Петропавел һәм Архангел мәктәбе балалары йөриячәк. Шахмай мәктәбенә Чертуш һәм Акъярдан килеп укыйлар инде, хәзер чаллыбашлары өстәләчәк. 10-11 сыйныфларны Ленинога Әдәмсәдән, Зиреклегә Тубылгы Таудан йөртәчәкбез.
    -Әти-әниләр үзгәртүләр нисбәтеннән үзләренең канәгатьсезлеген ничек белдерделәр?
    -Район башлыгы исеменә шикаятьләр, тәкъдимнәр ява башлады, мәктәпләрне саклап калырга тырышалар, тик, әйтеп үткәнемчә, бу республика җитәкчелеге күрсәтмәсе, һәм без май аенда Валентина Семеняк белән үзгәртүгә катышы булган мәктәпләрдә әти-әниләр һәм җәмәгатьчелек белән җыелышлар үткәрдек. Әлбәттә, күпләр моның заман таләбе булуын аңлады, чөнки мәктәпләрнең бушый баруын алар үзләре дә күреп торалар. Балалар ел саен кими бара. Әдәмсә белән Тубылгы Тау халкы - әти-әниләр каршы булдылар, алар балаларының үз мәктәпләрендә укуларын телиләр. Нигездә җыелышлар әйбәт үтте. Чөнки әти-әниләр балаларга белем кирәклеген аңлыйлар.
    -Димәк, барлык ата- аналар да үзләренең ризалыкларын бирделәр?
    -Әлбәттә, без аларның шикләнүләрен дә аңлыйбыз. Балаларны читкә йөрткәч, алар өйгә сәгать 12 гә яки көндезге 2 гә түгел, ә кичке 3-4 кә генә кайта алалар. Тик без андый балаларны ике тапкыр ашатабыз. Башта әбәд, аннан күмәч белән чәй яки икенче блюдо сыйфатында полдник биреләчәк. Югары сыйныф укучылары өчен бу, әлбәттә, мөһим. Тик полдник түләүле, ата-аналар хисабына.
    -Әйтергә кирәк, бездә финанслау - җан башына, ягъни акча булган бала санына бүлеп бирелә. Шуңа да мәктәпләрне тотуга акча җитми.
    -Үзгәртүдән соң мәктәпләрне тоту арзангарак төшәме?
    -Нигездә икътисадый яктан отыш күренми. Укытучыларга хезмәт хакы түләүне киметү хисабына ул азрак булачак, тик арзанга төшмәячәк.
    -Педагоглар арасында штат кыскарту көтеләме?
    -Бездә кыскартулар аз. Нибары 4 кеше, алары да я пенсиядә, я тиешле еллар эшләгән өчен пенсиядә.
    Мин милли мәгариф нисбәтеннән шуны өстәр идем. Зирекле мәктәбен без база мәктәбе сыйфатында калдырабыз, гәрчә анда, балаларны йөртеп (китереп) тә, балалар саны 80 нән аз булса да. Мәктәпне милли белем бирүче итеп калдыруда район башлыгы безгә һәрчак ярдәм итеп килә. Чуаш телендә белем бирүче мәктәп тә бар, тик ул инде икенче ел 9 еллык кына, балаларда 10 һәм 11 сыйныфка бару теләге юк, без 2 ел элек аны төп гомуми белем бирүче мәктәпләр рәтенә күчердек. Тик быел Екатерина Бистәсе мәктәбенә йөреп укучы бала бар.
    -Автобуслар белән хәлләр ничегрәк тора? Җитәме?
    -Автобуслар җитә, бездә алар хәзер 8. Без тагын 4 кә заказ бирдек, күпме бирәселәре билгесез. Алар бәлки соңрак, бәлки октябрь башында булыр, әлегә билгесез. Әлегә шул сигезеннән файдаланып торачакбыз. Булган автобуслар бар да специальләшкән, "Глонасс+112" навигация җиһазына тоташтырылган һәм "Мәгълүматый технологияләр үзәге" ДУП мәктәп автобуслары турында мәгълүматларны вакытында җиткереп тора. Барлык автобуслар да балалар ташуны оештыруга куелган таләпләргә туры китереп җиһазланган.
    -Йомгаклап сез нәрсә әйтер идегез?
    -Әлбәттә, районда мәктәпләрне реорганизацияләү - гади карар түгел. Район башлыгы да һәрвакыт моңа каршы булды. Республикада бу реорганизация инде 7-8 ел бара, башка районнарда да мәктәпләрне күптән эреләндерделәр. Без, мәгариф бүлеге, һәм район башлыгы әлегә чаклы мәктәпләрне яптырмаска, 9 сыйныфлыга, башлангычка күчермәскә тырыштык. Гәрчә класста 1-2 бала укыганда - бу, билгеле, дәрес тә була алмый, аралашу турында да сөйләү урынсыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: