Гайрәтле җитәкче
Иртәгә, 13 октябрьдә, Яңа Чишмә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Сергей Барановка 60 яшь тула. Ул бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлый. Евгений СТАРОВ
Сергей Баранов әти-әнисе эшкә - торф чыгаруга киткән җирдә - Свердловск өлкәсендәге Ревде шәһәрендә туса да, яшьлеге, хезмәт эшчәнлегенең башы Яңа Чишмә белән бәйле. 1953 елны әти-әнисе бер яшьлек уллары белән Яңа Чишмәгә - туган якларына әйләнеп кайталар. Сергей кечкенәдән крестьян хезмәтен татып үсә, әти-әнисенә мал караша, бакчада эшли, йорт җыештыра. Яшьрәк чакта спорт белән шөгыльләнергә ярата. Чаңгыда йөрергә, футбол, кышын Шушмада хоккей уйнарга ярата, елга өстендәге бозны да балалар үзләре чистарталар. Спорт техникумына укырга китү теләге дә була, тик ХХ партсъезд исемендәге колхозга авыл хуҗалыгы (үз) белгечләре кирәк була. Колхоз юлламасы белән С.М. Баранов ветеринария институтына укырга керә, 1975 елны аны уңышлы тәмамлап, галим-зоотехник белгечлеге алып чыга. Институттан соң Сергей бер ел Совет Армиясендә - махсус билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә прапорщик булып хезмәт итә, демобилизацияләнгәч туган авылында - колхозда зоотехник булып эшли башлый.
Гаилә хәлләре буенча 1979 елны аңа Түбән Камага, аннан Горький өлкәсенә күченергә туры килә. Анда ул баш зоотехник, аннан 11 ел хуҗалык җитәкчесе, 4 ел авыл хуҗалыгы идарәсендә баш белгеч булып эшли.
2004 елдан бирле Сергей Баранов Яңа Чишмәдәге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкли. Шушы еллар эчендә авыл хуҗалыгында шактый үзгәрешләр булды, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары үсеш алды. Идарә барлык төр милек формасындагы хуҗалыкларга да зур ярдәм күрсәтә. Намуслы хезмәте өчен Сергей Михайлович РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Тормыш иптәше Вера белән бергәләп уллары Дмитрийны тәрбияләп үстергәннәр, хәзер ул Зирекледә янгын отряды җитәкчесе булып эшли.
Буш вакытында Сергей Михайлович балык тотарга ярата, кичен яңалыклар һәм спорт программаларын карый. Хәзер вакыты бик булмаса да, яшь чагында китап укырга бик яраткан.
Без Сергей Михайловичны юбилее белән котлыйбыз, аңа ныклы исәнлек, гаилә бәхете һәм уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев