Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Республика программасы буенча капиталь ремонт

Быел районда республика программалары буенча дүрт фермага капиталь ремонт һәм ике сенаж траншеясы ясалачак.

"Игенче" ҖЧҖ-дә (2 ферма), "Скоков Н.А." КФХ-да икешәр йөз башка, "Зубов В.С." КФХ-да 100 башка исәпләнгән сыерлар абзарына капиталь ремонт ясалачак. Объектларның смета бәясе 20 млн.сум, шуның 6 млн.сумы республика бюджетыннан бирелсә, 14 млн.сумы хуҗалык акчасына ясала. Хәзер сыерлар абзарларын ремонтлауга керешәләр, материаллар кайтарыла.
Сенаж траншеялары "Вәлиев Ф.Р." һәм "Козлова М.И." КФХ-да төзеләчәк, траншеяның һәрберсе 1000 тонна сыйдырышлы. Аларның смета бәясе 3 млн.сум тора (берсе - 1,5 млн.сум). Республика һәр КФХ-га дүртәр йөз мең сум акча бүлеп бирә, калган акчаны (2,2 млн. сум) хуҗалыклар үзләре табарга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев