Реклама
Көн темасы
Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козловның яңа ел котлавы
Хөрмәтле яңачишмәлеләр! 2012 ел безнең өчен чираттагы алгарышлы үсеш елы булды. Район хезмәтчәннәре уңыш урып-җыюны оешкан төстә төгәлләделәр, бөртекле һәм азык культураларыннан мул уңыш җыеп алдылар, сөт җитештерүне арттырдылар, гаилә фермалары оештыру буенча эш активлашты.
"Татнефть" ААҖ һәм республика җитәкчелеге ярдәмендә район үзәгендә бик матур "Жемчужина" йөзү бассейны ачылды. Чишмәләрне төзекләндерү һәм авылларны яшелләндерү буенча зур күләмле эш башкарылды. Торак төзү, күпфатирлы йортларга, мәдәният учреҗдениеләренә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү эшләре дәвам итә.
Федераль программа буенча сугыш ветераннарына, сугышта һәлак булганнарның тол калган хатыннарына торак йортлар төзү эше дәвам иттерелде. Суүткәргеч челтәрләр салу һәм ремонтлау, урамнарны яктыртуны модернизацияләү, юлларга асфальт түшәү буенча зур күләмле эш башкарылды.
Нефть компанияләре һәм башка иганәчеләрнең финанс ярдәме белән Яңа Чишмәдәге чиркәү торгызылды.
Яңа җитештерү участоклары булдыру буенча планлы эш алып барыла - терлек чалу цехы төзелеп бетте.
Халыкның үтемле товарлар белән тәэмин итү тәкъдимен исәпкә алып, авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча һәрдаим ярминкәләр үткәрелә. Товарлар сату өчен түбәсе ябулы базар булдырылды.
Акбүредә яңа АМЙ, Архангел Бистәсендә - яңа ФАП төзелде, 3 - АМЙ, 10- ФАП, 2- мәктәп, 1- балалар бакчасы капиталь ремонтланды. Район үзәгендә яңа "Крепыш" балалар бакчасы сафка бастырылды. "Чиста су", "Торакка капиталь ремонт", "Авыл юллары" дип аталган республика программалары буенча эш дәвам итте. "Кулай мохит" программасы буенча байтак эшләр эшләнде. Тузган торактан күчерү программасы буенча барлык шартлары булган йорт, район үзәгендә яңа автовокзал төзелде.
Чын күңелдән барлык яңачишмәлеләрне туасы Яңа ел белән котлыйм.
Кырларда һәм фермаларда намуслы хезмәт куйган авыл кешеләренә, оешмаларда һәм учреждениеләрдә эшләүчеләргә, халык сәламәтлеге сагында торучыларга, белем һәм тәрбия бирүчеләргә, иминлегебезне саклаучыларга һәммәсенә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, иминлек, эш-гамәлләрендә уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев