Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

26 майда – алдан тавыш бирү

Республиканың барлык районнарында Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда депутатлыкка кандидатлар сайлап алу буенча «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүе булып узачак.


Яңа Чишмә районыннан алдан тавыш бирүдә кандидат сыйфатында 35 нче номерлы бер мандатлы Гаяз сайлау округы буенча Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов катнашачак.
Безнең районда 5 санау участогы ачылачак. Яңа Чишмәдә (РМЙ), Екатерина Бистәсендә (АМЙ, монда Чабаксар һәм Петропавел АҖ дә беркетелгән), Красный Октябрьдә (АМЙ, Буревестник, Акбүре һәм Черемухово АҖ беркетелгән), Әдәмсәдә (АМЙ, Зирекле, Архангел һәм Ленино АҖ беркетелгән) һәм Шахмайда (АМЙ, Акъяр һәм Тубылгы Тау АҖ беркетелгән).
Алдан тавыш бирүләр иртәнге сәгать 8 дән кичке 8 гә (20.00) кадәр барачак. Тавыш бирүләрдә теләге булган 18 яшькә җиткән сайлаучылар катнаша ала.Тавыш бирүчеләр 2 шәр бюллетень алачак (35 номерлы бер мандатлы Гаяз сайлау округы буенча һәм бердәм сайлау округы буенча). Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге төзеләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев