Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Агро-Основа» ҖЧҖдә бөртекле сабан культуралары 10 мең гектардан артык мәйданны биләячәк

Районда иң беренчеләрдән булып «Агро-Основа» ҖЧҖ игенчеләре күпьеллык үләннәрне һәм көзге культураларны тукландыруга керештеләр.

- Хәзерге вакытта 4287 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау эшләре төгәлләнде, - ди җәмгыять директоры Илдар Гарифуллин. - 3754 гектар мәйданда көзге культураларны тукландыруны да төгәлләделәр. Хәзер аларны тырмалау бара (әлегә мәйданнарның 60% ында эшләнгән). «Туман» һәм «Роса» агрегатлары белән тырмалауда механизаторлар Марсель Мөхәммәтшин белән Евгений Холин нәтиҗәле һәм намус белән эшләделәр.

- Хәзер барлык агрегатлар да дым каплатудадыр, мөгаен?

- Әйе, бүген (сөйләшү 27 апрельдә булды – ред.) 26 агрегат басуларда һәм, нигездә, туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату белән мәшгуль. Безгә 17 мең гектарга якын мәйданда дым капларга кирәк булачак һәм эш 10 мең гектардан артык мәйданда башкарылган инде.

Тырмалауда механизаторлар Александр Митрофанов, Рәзил Галимов, Ринат Әбдрәфыйков, Иван Волков, Нәҗип Дәүләтшин, Фидаил Шәйдуллин һ.б. намус белән эшлиләр.

- Чәчү агрегатлары кырга чыгарга әзерме?

- Әйе, бездә 12 агрегат әзерләнгән, аларның 7се – югары җитештерүчәнлекле чәчү комплекслары (3 комплекс быел яз сатып алынган). Яз көне тагын ике куәтле К-744 тракторы, 3 кукуруз чәчкече һәм 5 пресс - җыйгыч сатып алынган булуын да билгеләп үтү кирәктер.

Комплексларда тәҗрибәле механизаторлар Наил Шәрифуллин, Вәсил Сәйфетдинов, Николай Чумаков, Александр Овчинников, Владимир Нестеров, Илһам Хамәтҗанов һәм Александр Феоктистовлар эшләячәк. Һава торышы әйбәт булганда чәчүне ике атна эчендә башкарып чыгарга уйлыйбыз.

- Нинди культуралар чәчәргә планлаштырасыз?

– Арпа - 3900 гектар, сабан бодае – 1000, солы – 600, борчак – 200, рапс – 1500, орлыкка кукуруз – 500, орлыкка көнбагыш – 1000, горчица-200, күпьеллык үләннәр-1000 гектар. Азык культураларыннан 2800 гектарын берьеллык үләннәр һәм 3000 гектарын силос өчен кукуруз биләячәк. 2500 гектардан аз гына артык мәйдан чиста парга калдырылды.

- Бу агрофирмада һәрвакыт сыйфатлы орлык чәчтеләр, быел ничек булачак?

- Быел да бездә югары репродукцияле яхшы орлыклар. Шулай ук 100 гектарга сабан бодаеның “Экада” сортлы, 50 гектарга арпаның “Раушан” сортлы һәм 10 гектарга борчакның “Юбиляр” сортлы элиталы орлыкларын да сатып алдык.

Барлык орлыклар чистартылган, калибрланган һәм, һичшиксез, агуландырылачак.

Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә, Илдар Альбертович, язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлавыгызны һәм яхшы уңыш алуыгызны телибез.

 

- Рәхмәт!

Газетабызның әлеге саны биткә салынганда, «Агро-Основа» ҖЧҖдән безгә хуҗалыкта борчак һәм солы чәчә башлауларын хәбәр иттеләр, әмма яңгыр янә эшне туктатты.

Илдар Гарифуллин, Шахмай бүлекчәсе агрономы Җәмил Мотыйгуллин һәм механизатор Нәҗип Дәүләтшиннар басуда, анда тырмалау эшләре бара. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев