Җанлы әңгәмә ышаныч тудыра
Демография милли проекты кысаларында 1 февральдә РФ Дәүләт Думасы депутаты О.И. Павлова аналарга дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча йөклелек буенча исәптә торучы хатын-кызларны тематик кабул итү үткәрде.
Әлеге кабул итү җанлы әңгәмә формасында узды. Анда район башлыгы Вячеслав Козлов, аның урынбасары Надежда Попкова да катнашты. Кабул итүгә районның барлык авылларыннан булачак һәм инде әни булган хатын-кызлар килгән иде.
Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Ольга Павлова мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында белем бирү, сәламәт туклану сыйфатына контроль, балалар спортын үстерү кирәклеге, яшь гаиләләргә торак төзелешенә яки сатып алуга ташламалы кредитлар бирү һ.б. турында сөйләде. Бу балалар сәламәтлеге һәм җәмгыятьнең имин тормышы өчен мөһим. “Дәүләт тарафыннан яшь гаиләләргә, балалары булган гаиләләргә, РФ Президентының демографик инициативаларын тормышка ашыруга аерым игътибар бирелә”, - ди Ольга Павлова.
Әлеге очрашу вакытында игътибарга лаек вакыйга булды: Ольга Павлова һәм Вячеслав Козлов Тубылгы Тау авылыннан Зарипов Илнар һәм Демина Евгения гаиләсенә өченче бала туу уңаеннан бер тапкыр түләнә торган түләү алуга 100 мең сумлык сертификат тапшырдылар, сертификат белән бергә истәлекле бүләк тә бирделәр.
Быел бу 29 яшькә кадәр өченче бала тудырган гаиләнең сертификат алуы беренче очрак. Үткән елда андыйлар 7 гаилә иде һәм 33 гаилә 50 мең сумга сертификат алды (бу 25 яшькә кадәр беренче бала тудыручылар).
Кабул итү – очрашу Яңа Чишмә РҮХ-нең утырышлар залында үтте, анда районның социаль яклау хезмәте белгечләре дә чакырылган иде, алар катнашучылар белән яңа законнар һәм өстәмәләр белән уртаклаштылар.
Чыгыш ясаучыларның һәркайсы бирелгән сорауга җавап бирергә әзер иде, тик сорау бирүче генә булмады, бу исә әлеге темалар буенча район халкының хәбәрдар булуы турында сөйли.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев