Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аз комплектлы балалар бакчаларының «җиләк-җимеш проблемасы»

Ике авылда балалар бакчаларында һәм мәгариф учреждениеләрендә балаларның туклануын тикшерү буенча чираттагы рейд аны оештыруда тәртип бозуларны ачыкламады. Хәер, тик бер «әмма» бар ...

Туклану
Мәктәп һәм балалар бакчалары складларында «тартмалар тулы» һәм алар дөрес сакланса, ә иң мөһиме-алардан пешерелгән ризыклар тәмле булса, балалар да ашаганнан соң канәгать кала. Моның һәрчак шулай булуын балаларны тукландыруны оештыруны тикшерү буенча махсус депутат комиссиясе күзәтә.
Китерү-ике, бер»
Күптән түгел район Советы депутатлары Данияр Гайнуллин, Җәүдәт Җәләлетдинов һәм контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин составындагы комиссия Чуаш Чабаксары һәм Екатерина Бистәсе авылларының балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә азык-төлек белән тәэмин итүне һәм туклануны оештыруны тикшерде. Комиссия якынча менюның бөтен җирдә дә үтәлүен һәм ризык әзерләү буенча расланган технологик карталар саклануын ачыклаган. Азык-төлек сыйфатка туры килә, төзелгән контрактлар нигезендә китерелә, озату документлары бар.
Тикшерелгән учреждениеләр складларында барлык төп продуктлар да булган, ә  беткәннәренә заявкалар бирелгән,китергәннәрен көтәләр. Мәктәп директорларының тәэмин итүчеләргә шелтәләре булмаган. Балалар бакчалары мөдирләреннән аермалы буларак…
Чуаш Чабаксарының «Колосок» балалар бакчасында да, Екатерина Бистәсенең «Улыбка» балалар бакчасында да бакча җитәкчеләре җиләк-җимеш китерүчеләргә  зарланалар. Аларны муниципаль контракт шартлары буенча аена ике тапкыр урынына бер тапкыр гына китерәләр.
Ике балалар бакчасы да аз комплектлы: «Колосок» ка 15, «Улыбка» га 10 бала йөри. Әйтик, 23 гыйнварда «Колосок» ка 5әр кг: 2142 сумлык банан, алма һәм әфлисун китергәннәр. 12 февральдә 6 кг банан һәм 5әр кг алма, әфлисун һәм груша (3435,6 сумлык) китерелгән. Бананнар тиз бозыла торган җиләк-җимеш һәм ГОСТ буенча 12-14 градус температурада ике атна тирәсе саклана. Роман Губкин сүзләренә караганда, бананнарны балалар бакчалары иртәрәк, ә әфлисун һәм алмаларны соңрак кулланырга тырыша (саклау срогы озаграк). Шул ук вакытта җиләк-җимеш суыткычта яисә, салкынча урында саклана.
Мәктәп директорлары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре катнашында узган финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча киңәйтелгән киңәшмәдә бу балалар
бакчаларына җиләк-җимешне тапшырып җиткермәүне тикшерү нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
- Контракт буенча җиләк-җимешне айга ике тапкыр китерергә тиешләр, - дип билгеләп үтте үз докладында Роман Губкин. - Якын-тирә авыллардагы балалар бакчаларына

контракт нигезендә китерәләр, ә ерак авыллардагы аз комплектлы балалар бакчаларына бер генә тапкыр. Ул моны ике тапкыр китерергә – ерак һәм аз санлы балалар өчен китерү исә икътисади яктан файдалы түгеллеген дәлилли.
- Бу очракта алар белән контрактны өзәргә кирәк, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов.
- Кызганычка каршы, җиләк - җимеш китерүгә торглар игълан иткәндә, аннан башка берәү дәгариза бирми, - дип искәрде муниципаль заказ буенча бүлек начальнигы Анастасия Митько.
- Димәк, икенче тапкырын кибеттән алырсыз, - диде җитди итеп район башлыгы, - Проблеманы хәл итәргә кирәк…
Бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән. Әмма район башкарма комитетының мәгариф һәм икътисад бүлекләре тәэмин итүче белән сөйләшүләр өстәле артына утырып, хәлдән чыгу юлын табарга планлаштыралар.
Дөрес туклану - яхшы, ә бушлай-тагын да яхшырак
2019-2020 уку елында район бюджетыннан аз керемле гаиләләрдән 94 баланы түләүсез туклану белән тәэмин итү өчен 370 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән, дип билгеләп үтте үз чыгышында мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Еронтьев. Мәктәпләрдә дүртенче ел 1-5 сыйныф укучылары өчен «Дөрес туклану турында сөйләшү» проекты тормышка ашырыла. Сыйныф сәгатьләрендә һәм дәресләрдән тыш балалар белән ничек дөрес тукланырга кирәклеге турында әңгәмәләр алып барыла. 2019 елның сентябреннән проектта районның 4 мәктәбе катнаша.
2020 елның 1 сентябреннән Татарстан РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга йөкләмәсе буенча республикада башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүне кертергә планлаштыра. Февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бер ай дәвамында барлык мәктәп ашханәләренә инвентаризация үткәрергә, шулай ук аларның кирәкле кадрлар белән тәэмин ителешенә бәя бирергә кушты. Моннан тыш, Татарстан Президенты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына Роспотребнадзор идарәсе белгечләре, муниципаль берәмлекләр белән берлектә, шул исәптән иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итеп, мәктәпләрдә туклануны оештыру һәм сыйфатын тикшереп торуны йөкләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев