Бу көннәрдә күп җирләрдә Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган мәдәни чаралар гөрләп узды һәм уза. Бер сүз белән әйткәндә, бар җиһан Тукайны искә ала дисәк тә дөрес булыр. Еллар үткән саен бөек шагыйребез кадерлерәк була бара, бусы бик тә куанычлы.
23 апрель, шимбә иртәсе Акбүре авылында бәйрәм төсе алган иде. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар - исемнәре халыкка мәгълүм булган, иҗатлары белән күпләрнең күңел түрендә урын алган язучылар да чакырылып, әдипләрнең үзен күреп, аралашу мөмкинлеге булса, тагын да күңеллерәк, авыл кешесе өчен бу икеләтә бәйрәм.
Ул көнне бер төркем иҗат әһелләренең (аларның күбесе белән акбүрелеләр таныш) - кунакларның Вәсил Вәлиуллин җитәкләгән "Буыннар мирасы" музеенда үткәрелгән очрашудан чыгуларын авыл мәдәният йорты залында урын алган олысы-кечесе зур түземсезлек белән көтеп алды. АМЙ директоры Гомәр Насыйров кабатланмас шәхес, милләтебезнең горурлыгы булган Г. Тукайга багышланган чараны ачып җибәреп, тамашачыларны милләтебез, туган тел дип янып-көеп йөрүче, ерак араларны якын итеп килгән кунаклар белән таныштырып үтте. Бу күренекле публицист, шагыйрь, прозаик, Г. Тукай премиясенә кандидат Айдар Хәлим, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы Факил Сафин, балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Рәшит Бәшәр, әдәбиятчы Фәния Хамматова, әдәбиятчы, тарих музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина, җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Әхмәтгалиева, "Ләйсән" әдәби берләшмәсе әгъзасы Раушания Гыйләҗева, якташларыбыз, байтак китап авторлары Рафик Әхмәдиев, Минхарис Вәлиуллиннар, Шамил ага Шәйдуллинның тормыш иптәше Фиалка ханым һәм апасы Миңсылу әби.
Иң элек Газизулла хәзрәт Коръәннән сүрәләр укыганнан соң бер-бер артлы сәхнә түренә күтәрелгән кунаклар да нәкъ менә динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмаска кирәклегенә басым ясадылар, матур әдәбият, газета-журналлар яздырып укымаган милләтнең киләчәге юк, ди алар. Аларның чыгышларын, шигырьләрен, Саҗидә ханым башкарган мөнәҗәт һәм җырларны халык тын да алмыйча тыңлады. Шул арада Айдар Хәлим авыл китапханәсенә берничә китабын да бүләк итте.
Авылда яшәп иҗат итүче Минҗиһан апа Минхәерова, Әлфия апа Хөснетдинова, Хатимә апа Хөснуллиналар да җыелучыларны үз иҗат җимешләре белән сөендерделәр. Ә менә бәйрәм чарасын алып баручы АМЙ хезмәткәрләре Розалия Рамазанова һәм Гөлүсә Шәйдуллиналар җиткергән Тукай турындагы истәлекләр белән үрелеп барган сабыйлар чыгышы - җырлар, биюләр, рус телле балаларның тырышып-тырышып Тукай шигырьләрен сөйләүләре барысы өчен дә зур бүләк булды. Алар өчен күңел сөенә. Әлеге сәхнә йолдызларының исемнәрен атап үтмәсәм, язмам тулы булмас: Акбүре мәктәбе укучылары Җәләлетдинов Җәмил, Харисов Раил, Ломанова Арина, Хәсәншина Әнисә, биюче кызлар төркеме ("Шүрәле" балетыннан өзек), "Кояшкай" балалар бакчасыннан ике телдә менә дигән итеп шигырь сөйләгән 5 яшьлек Айнур Шәйхелгалиев һәм күрше Рус.Волчья мәктәбе укучылары (бу урында "Су анасы"н (20 куплеттан артык) дөрес һәм сәнгатьле итеп сөйләве белән таң калдырган 4 сыйныф укучысы Зубатова Маргаританы аерым билгеләп үтәсе килә(!)). Соңгыларына бүләк итеп Р. Әхмәдиев ("Булат маҗаралары") һәм Ш. Шәйдуллин китаплары тапшырылды.
Розалия Рамазанова башкарган "Тәфтиләү" җырын да, Гомәр Насыйров һәм Вилдан Хәмитовлар (күрше Яңа Ибрай авылыннан) баян һәм курайда өздереп уйнаган көйләрне дә тамашачы бик җылы кабул итте. Бәйрәм дәвамында сәхнә артыннан тын гына "Тукай маршы" яңгырап тору милли бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. АМЙ һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән "И туган тел, и матур тел..." дип аталган стенд һәм "Син безнең күңелләрдә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе чараны тулыландырып торды.
Бәйрәм барыбыз бергәләп башкарган "Туган тел" җыры белән төгәлләнде, ә кунакларны исә алда тәм-томнардан сыгылып торган чәй табыны көтә иде.
Үзе дә каләм тибрәтүче һәм үткән барлык чараларда актив катнашучы авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов үз чыгышында, безнең авылда Тукай бәйрәме менә шулай зурлап бишенче ел үткәрелә, диде. Әйе, шундый оештыручылар, сәхнә түренә атлыгып торучы балалар, аларны өйрәтүче укытучылары һәм тәрбиячеләре барында киләчәктә дә мондый чаралар дәвамлы булыр дип ышанып каласы килә. Зал тутырып авылдашлар да килсә, ул бәйрәмнең дә бәйрәменә әверелер.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев