Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Бердәм Россия» сафларын партиянең яңа әгъзалары тулыландырды

24 октябрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 53 нче утырышында өлкән яшьтәге гражданнарның социаль-икътисади хәлен яхшырту, районда дин һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы, физкультура һәм спортны үстерү программасын тормышка ашыруның барышы турында фикер алыштылар. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова, ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәрит Нугаевлар катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан депутатлар район Советы каршындагы яшьләр парламенты рәисе Ирина Лобачева һәм Акбүренең «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Гөлсирә Хәсәншинаны туган көне белән котладылар. Вячеслав Козлов аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Өлкәннәрнең социаль-икътисади хәлен яхшырту буенча кабул ителгән чаралар турында район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк чыгыш ясады. Районда 4149 пенсионер яши, уртача пенсия күләме 12780 сум.
Өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгыту һәм аларның озын-озак гомер кичерүенә булышлык итү буенча районда төрле чаралар тормышка ашырыла. 9 ай эчендә «Кайгырту» ХСХКҮ 118 өлкән гражданга хезмәт күрсәткән (бүгенге көндә шуларның 98енә өйгә барып хезмәт күрсәтелә).  «Чиста тәрәзәләр», «Чиста ишегалды» акцияләре, юбилей көннәрендә өлкәннәрне хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгыту буенча да шактый эш башкарыла: мобиль бригадаларның өйгә баруы, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыкны ачыклау максаты белән йортларда йөгереп чыгу.
Сентябрьдән башлап, диспансерлаштыру буенча 65 яшьтән өлкәнрәк затларны РҮХ гә алып килү һәм яшәү урыны буенча кире кайту өчен, «Өлкән буын» проекты старт алды.
Интернат-йортта яшәүче өлкәннәр өчен барлык шартлар да тудырылган.
Өлкән буынның ялын оештыру өчен дә бөтен шартлар бар.
Алга таба социаль хезмәт күрсәтү хезмәтләренең сыйфатын арттыру өстендә эшләргә, күчмә медицина хезмәте күрсәтү рәвешләренең эшен көчәйтергә һәм хезмәт күрсәтүгә мохтаҗларны вакытында ачыкларга кирәк.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, «әлбәттә, дәүләт ветераннарга ярдәм итәргә тиеш, әмма аннан үзләренчә файдаланырга теләү очраклары да бар. Сугыш ветеранының тол хатынына Казанда фатир бирәләр, ул аны оныкларына калдыра, үзе авылда яши һәм хәзер бу йортта ремонт үткәрүне таләп итә. Алай булырга тиеш түгел».
Дин һәм конфессияара багланышлар мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин чыгыш ясады. Районда 28 милләт вәкиле яши (шул исәптән 50,9% - руслар, 43,4% - татарлар, 4,1% - чуашлар, шулай ук әрмәннәр, үзбәкләр, украиннар, таҗиклар һәм башкалар). Район территориясендә 11 православие һәм 12 мөселман объекты эшли. Соңгы елларда бу объектларның матди-техник торышы яхшыра – Әдәмсәдә торгызылган гыйбадәтханә изгеләндерелгән, Акъярда яңа мәчет төзү эшләре бара, кайбер объектларда зур ремонт үткәрелгән, якшәмбе мәктәпләре өчен биналар төзелә. Барлык дини оешмалар да район күләмендәге чараларда актив катнашалар. Районда милләтара һәм конфессияара хәлләр тыныч һәм тотрыклы.
Утырышта шулай ук яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Нәзирә Кашаповның районда физкультура һәм спортны үстерү, мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носованың мәдәният, сәнгать һәм музей эше үсеше турында мәгълүматлары тыңланды.
Аннары «Бердәм Россия»нең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшыру һәм бүләкләү тантанасы булды.
«Бердәм Россия» БСП нең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегендә актив катнашканы һәм партиянең абруен күтәрүгә шәхси өлеш керткәне өчен район башлыгы урынбасары Надежда Попкова «Бердәм Россия» БСП Татарстан төбәк бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аннары Вячеслав Козлов һәм Алсу Тарханова «Бердәм Россия» партиясенең яңа әгъзалары Алия Әхмәтшинага, Анастасия Бочарова, Нәзирә Кашапова, Мария Мельникова һәм Анастасия Митькога партбилетлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Азат МУСИН.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев