Газета укучыларыбызга инде хәбәр итүебезчә, уңышны урып-җыюда катнашучы комбайнчыларны һәм шоферларны матди кызыксындыру максатында район башкарма комитеты тарафыннан матди ярдәм чаралары расланган иде.
26 июньдә хезмәт ярышының беренче бишкөнлегенә нәтиҗәләр ясалган һәм җиңүчеләргә кызыл әләмнәр белән акчалата премияләр тапшырылган.
"Лексион" комбайнчылары арасында "Яңа Чишмә" а/ф комбайнчысы Гаяр СӘЙФЕТДИНОВ алдынгы булып тора, ул ярдәмчесе Талип Вәлиуллин белән урып-җыю эшләре башланганнан бирле 355 тонна бөртек суктырганнар.
"Нью-Холланд" комбайнчылары арасында "Кулон" а/ф комбайнчысы Сергей МИТРЯСОВ беренчелекне тота, ярдәмчесе Никита Егоров белән алар 358 тонна бөртек суктырганнар.
"Акрос" һәм "ДОН" комбайннары арасында "Яңа Чишмә" а/ф комбайнчысы Иван ШИШКИН бишкөнлек алдынгысы булган, ул үзенең ярдәмчесе Евгений Нестеров белән "Акрос- 530" комбайнында 235 тонна бөртек суктырган.
"Нива" һәм "Енисей" комбайннары арасында иң яхшы күрсәткечләр "Козлова М.И." КФХдан Владимир ШЕРСТОБИТОВта, ул СК-5 "Нива" комбайнында 5 көндә 134 тонна бөртек суктырган.
Шоферлар арасында "Кулон" а/ф-дан МАЗ шоферы Госман ХӘСӘНШИН комбайннардан ындыр табагына барыннан да күбрәк бөртек ташыган, аның күрсәткече - 541 тонна.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов барлык алдынгыларга да кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев