Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Беренче кыңгырау чыңлады

Беренче сентябрьдә 1420 бала өчен районның унтугыз мәктәбе үз ишекләрен ачты. Белем көне уңаеннан үткәрелгән барлык тантаналар да истә калырлык һәм бик күңелле узды. Чәчәк бәйләмнәре һәм төрледән-төрле шарлар күзне иркәләде.


Яңа Чишмә урта мәктәбендә быелгы уку елында 215 бала белем алачак, шулардан 16 ысы - беренче сыйныфка килүчеләр. Әле ниндиләре! Беренче көнне үк тантаналы линейкада оялып, тартынып тормадылар, киресенчә, өлкән сыйныф укучылары белән бергә биеделәр дә, шигырьләр дә сөйләделәр. Тавышлары бик ачык һәм яңгырап чыкты, димәк, алар кыю һәм үзләренә нык ышанганнар дигән сүз. “Кыю кеше таулар күчерә“, дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Мәктәп директоры Ольга Лазарева һәм завуч Наталья Холина 20 уку алдынгысына Мактау грамоталары тапшырдылар. 
Район башлыгы  Вячеслав Козлов мондый чараларда һәрвакыт булырга тырыша, ул мәктәп коллективларын яңа уку елы башлану белән котлый. Быел ул бу мәктәпне очраклы гына сайламаган: уку елына әзерлек нәтиҗәләре буенча мәктәп коллективы районда 2 урынны яулады һәм бу бик тә яхшы нәтиҗә. Вячеслав Козлов коллективны марканы югалтмаска, ә укучыларга  Яңа Чишмә урта мәктәбе укучысы исеменә лаеклы булырга,  тормышта уңышлы булыр өчен дөньяны танырга һәм барлык фәннәрне яхшы итеп өйрәнергә чакырды. Район кураторы Рамил Гайзатуллин да аның котлауларына һәм теләкләренә кушылды,  ата-аналар исеменнән беренче сыйныф укучысының әтисе Камил Салихов сүз алды.
Алдан уйланылган сценарий буенча “Көз“ үз хокукына кереште һәм уку елының башлануы турында игълан итте. Беренче мәктәп кыңгыравы беренче сыйныфка укырга керүче игезәк кызлар Гөлнара һәм Эльнара Ибраһимовалар кулларында чыңлады. Аларны Аяз Мусин озата барды.
Кыңгырау чыңлаганнан  соң укучылар сыйныфларга таралышты.
Беренче укытучылары Любовь Суворова белән бергә беренче сыйныфлар да белем дөньясына аяк басты.

Лариса ФЕДОРОВА. 
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев