Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Без гомер буе бер-беребезне сакладык»

19 мартта Зирекле авылында яшәүче тыл ветераны Мотыйгулла Минһаҗетдин улы Вәлиуллинга 90 яшь тулды.

Ул үзенең тормыш тарихы турында музей директоры Лидия Лотфуллинага сөйләгән, юбиляр янында кунакта булып, Лидия ханым аның хәтер-хатирәләрен язып алган.

- Миңа 7 яшь булганда, гаиләбез Чистайга күченде, анда мин беренче сыйныфка бардым.  Шул ук елны без Әлмәт районының «Первомайский» совхозына күчтек. Тик анда да мин мәктәптә укый алмадым: дүрт сыйныфны читтән торып тәмамладым дип әйтергә була, ди. Укуын калдырып, колхозга эшкә китә-әнисенә булышырга кирәк була. - Ул вакытта күп балалар эшләде, беркемне дә ялынып күндерергә кирәкми иде, без, балалар, иркә булып үсмәдек, «кирәк» сүзен белә идек. Балачагыбыз яланаяклы һәм ач булса да, мин аны бәхетсез дип әйтә алмыйм: күңел ача да белә идек, - дип искә ала Мотыйгулла Вәлиуллин.

Мотыйгулла абыйны 1952 елда армиягә алалар, аңа чаклы ул тракторчыга укый. 3,5 ел Германиядә хезмәт итә, ә кайткач «Татнефтьпромстрой» да шофер булып эшли.

1957 елда авылдашлары белән Казахстанга чирәм җирләрен күтәрергә китә. Бераз акча эшләп, туган авылына ялга кайта, чибәр кыз Бисалны очрата һәм гашыйк була.

Туйдан соң бер ай узгач Мотыйгулла хатыны Яруллина Бисал Нотфулла кызы белән (сүз уңаенда, ул да 19 мартта туган, бары 4 яшькә яшьрәк) янә Казахстанга китә. Мотыйгулла абый тракторчы, ә Бисал апа пешекче булып эшли. 1969 елга кадәр шунда яшиләр.

Туган ягы үзенә тарта: өч бала белән кайтып, авылда яңа тормыш башлыйлар. Тагы ике кызлары - Гөлсинә һәм Гөлчәчәк туа.

Мотыйгулла абый "Кичуй" колхозында шофер була, ә Бисал апа ашханәдә пешекче, кибеттә сатучы булып эшли, аннары пенсиядә пекарняда ипи дә пешерә. Күп кенә авылдашлары бүген дә аның пешергән ашларын сагынып искә алалар. Авылда пешекче эше һәрвакыт мактаулы саналган һәм йомшак табигатьле кешеләр пешергән икмәк кенә бик тәмле килеп чыккан.

Мотыйгулла һәм Бисал Вәлиуллиннар-тормыш сөючән һәм игелекле кешеләр. 62 ел бергә гомер итү дәверендә (1958 елның 10 мартыннан башлап) иңгә-иң куеп эшләгәннәр, хезмәт сөючән, шат күңелле балалар үстергәннәр. Кызлары Гөлсинә әнисе юлыннан китә: Зирекле лицее ашханәсендә пешекче булып эшли, Сәмигулла белән Самат хезмәт эшчәнлекләрен, әтиләре кебек, шофер булып башлыйлар. Читтән торып Төмән дәүләт университетын тәмамлыйлар. Самат бүген Зирекле авылында КФХ булдырып, мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнә.

Өч баланы әти-әнисе җирләгән: 1962 елда өч яшьлек беренче уллары Нигъмәтулла, 1986 елда кызлары Наилә (аңа 23 яшь була), 2003 елда 29 яшьлек кызлары Гөлчәчәк (аның биш яшьлек улы Дима калган) вафат булалар. Әйе, бу ачы хәсрәтне күтәрер өчен никадәр сабырлык, түземлек кирәк булгандыр, аны үз башына төшкән кеше генә белә. Балаларын югалткан иң авыр көннәрендә алар бер-берсенә таяна, туганнары һәм якыннарының игътибары һәм кайгыртучанлыгы да аларга көч бирә.

Мотыйгулла абый һәм Бисал апа үзләренең озын гомерле булуларының бернинди сере дә юк, без бер-беребезне саклыйбыз, диләр.

Ә юбиляр үзенең 90 яше тулган көнендә Зирекле авыл җирлеге һәм район җитәкчеләреннән, авылдашлары һәм туганнарыннан котлаулар кабул итеп, барысына да тынычлык һәм үзара аңлашып яшәүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев