Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең районда милли проектлар кысаларында нәрсәләр төзеләчәк

Июнь башында Татарстан «Бердәм Россия» се яңа «Фотоконтроль. Милли проектлар-2019» акциясе башлану турында хәбәр итте. Һәм менә инде 24 июньдә, дүшәмбе көнне VMESTE. TATAR сайты эшли башлады, анда һәр кеше үз йорты янында нинди объектлар төзеләчәген генә түгел, ә вакытында сафка бастырылсын өчен алар ярдәм дә итә ала.

Дүшәмбе көнне Татарстан «Бердәм Россия» башкарма комитетында VMESTE. TATAR интернет-порталын тәкъдир итү булды. Яңа файдалы сервис «Фотоконтроль» «Милли проектлар-2019» акциясе кысаларында ясалган барлык фотосурәтләрне бер урында җыюга юнәлдерелгән.  
Татарстанда 2019-2021 елларда милли проектларны гамәлгә ашыруга 44,6 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Әйтик, республикада 127 сәламәтлек саклау объектын модернизацияләүгә һәм төзүгә 5,7 млрд. сум юнәлдереләчәк, ә балалар бакчаларын санамыйча, 151 мәгариф объектына милли проектлар буенча 6 млрд.сумга якын акча килә. Балалар бакчаларына килгәндә, аларны төзү «Демография» илкүләм проектына аерым чыгарылган, анда модернизацияләүнең һәм төзелешнең гомуми бюджеты 8,2 млрд.сум булган 114 объект тәкъдим ителгән. ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә:
– Безнең республикада социаль программаларны тормышка ашыруның мондый масштаблары беркайчан да совет чорында да, аннан соң да булмады. 44,6 млрд. сум - бу республикада милли проектларны гамәлгә ашыруның беренче этабы. Милли проектлар 2024 елга кадәр исәпләнгән, шуңа күрә сумма киләсе елдан ук артачак. Эш шунда ки, әле стартта ук төбәкләр халык теләге нигезендә эшләр исемлеген киңәйтү мөмкинме, дигән сорауны күтәрделәр. РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев,әйе, мөмкин, бәлки, 2020 елда ук, дип җавап бирде. Нәкъ менә шуңа күрә дә Татарстан «Бердәм Россия» се республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тотты. 
-Беренчедән, бу бөкеләрнең кайда булуын ачык күрү өчен кирәк, – дип аңлата Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем җитәкчесе, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова. - Икенчедән, һәр илкүләм проектның җирлек тормышына ничек тәэсир итүен аңлау өчен контроль кирәк-киләчәктә дә илкүләм проектларга халыкка кирәкле яңа объектлар кертергә кирәк. Шуңа күрә без партиячеләргә генә түгел (республикада 128 мең кеше), ә Татарстанның барлык халкына да актив рәвештә контрольгә алынуны сорап мөрәҗәгать иттек: чөнки бу мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йорты һәм спорт объектлары белән нәкъ менә безгә файдаланырга кирәк. Ә республиканың барлык кешеләре һәр төзелешне тикшереп торса, барысы да вакытында һәм сыйфатлы башкарылачак. 
«Фотоконтроль. Милли проектлар – 2019» акциясенең идеясы гади: һәр кеше, әйтик, йорт янында атна саен төзелә торган объектны фотога төшерә ала. Рәсемнәрне акцияне оештыручыларга np.photomat@yandex.ru.  почтасына җибәрергә кирәк. Алга таба фото VMESTE TATAR интернет-порталына эләгәчәк.Теләгән һәркем алар белән таныша ала, шулай ук Татарстанның һәр муниципаль районында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында барлык мәгълүматны белә алачак.
Безнең редакция 2019 елда милли проектларга безнең районның нинди объектлары керүен ачыклады. Районда сигез объект буенча барлыгы биш милли проект гамәлгә ашырыла.
"Мәгариф" милли проекты буенча «Заманча мәктәп» программасына Яңа Чишмә гимназиясе (җаваплы кеше – депутат һәм район башлыгы Вячеслав Козлов) һәм Яңа Чишмә урта мәктәбе (җаваплы кеше – депутат, мәктәп директоры Ольга Лазарева) кертелгән. Әлеге проект буенча «Технология», «Информатика», «Тормыш иминлеге нигезләре», дәрестән тыш эшчәнлек фәннәре буенча үзәкләрне җиһазландыру өчен җиһазлар һәм укыту чаралары сатып алыначак. 
Бүгенге көндә гимназиядә «Блокстрой» подрядчысы белән сметалар төзелгән (Яңа Чишмә урта мәктәбендә әлегә юк). Ике мәктәптә дә ТР Мәгариф министрлыгына җиһазлар алуга заявка төзелгән, информатика, тормыш иминлеге нигезләре һәм өстәмә белем бирү технологияләре буенча дистанцион курслар уздырылган.
"Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" милли проекты буенча «Акъяр-Чирмешән-Шентала» автомобиль юлына - 0,875 км һәм «Яңа Чишмә-Андреевка-Новотроицк» автомобиль юлына (1,741 км) (җаваплы кеше – депутат, «Алексеевскдорстрой» ААҖ баш инженеры Артем Струков) ремонт планлаштырылган. 16 июньгә беренче юл буенча асфальт-бетон җәю һәм юл кырыйларын вак таш белән ныгыту эшләре 100 % ка башкарылган. Төшү юлы ясау һәм яңа металл щитларны монтажлау 75 % ка, юл билгеләрен демонтажлау белән бәйле юлларны төзекләндерү 85 %ка үтәлгән. Икенче юл буенча барлык эшләр дә тәмамланган.
"Мәдәният" милли проектына Акъяр авылында мәдәният йортын (җаваплы кеше – Акъяр авыл җирлеге Советы депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин) һәм Зирекле авылында мәдәният йортын (җаваплы кеше - Зирекле авыл җирлеге Советында депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов) ремонтлау кертелгән.
Акъяр клубы буенча эшне график нигезендә подрядчы ИП Манукян башкара. 21 июньгә җылыту системасы, түшәм, диварларга демонтаждан соң бильярд бүлмәсендә, фойеда, директор кабинетында тулысынча кара түшәм, штукатурка һәм шпаклевка ясалган, тамашачылар залында гипсокартон белән җыю эше башкарылган. Барлык объект буенча электр үткәргечләр таратылган һәм урнаштырылган. Җылыту системасын монтажлау тәмамлана, асылмалы түшәм урнаштыру буенча эшләр башланган. Акъяр авыл җирлегендә яшәүчеләр объект артыннан җәмәгать контролен булдырганнар һәм ремонт барышын фотога төшерергә киләләр.
Зирекле клубы буенча подрядчы Ш. Сабиров тарафыннан ишек һәм пластик тәрәзәләр урнаштырылган, тышкы җылыту өчен каркас җыелган һәм металлосайдинг белән тышлау эше башланган. Сәхнә төзелеше тәмамлана; кабинетлар, концерт залы һәм диско-зал стеналары гипсокартон белән тышланган, шпаклевкаланган һәм буялган; идәнгә линолеум җәелгән, коридорда - плитка. Яктырту системасы тулысынча алмаштырылган. Хәзер җылыту системасын урнаштыру тәмамлана. 
«Спорт - яшәү нормасы» милли проекты буенча кече спорт мәйданчыклары булдыру өчен спорт-технология җиһазлары сатып алу планлаштырыла (җаваплы кеше - Зирекле авыл җирлеге Советында депутат, РҮХ баш табибы Рафис Вафин). «Сәламәтлек саклау» милли проектына район үзәк хастаханәсе (җаваплы кеше шулай ук Рафис Вафин) кертелгән. Әлеге проектларны гамәлгә ашыруны 2023 елга башларга планлаштыралар.
Төзелеш барышы турындагы мәгълүматларны без VMESTE. TATAR порталы өчен «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге төзегән июнь аендагы фотоотчеттан белдек. Бу сайтта сез райондагы милли проектлар буенча эшләрне үзегез күзәтеп бара һәм аларны үтәү вакытына һәм сыйфатына йогынты ясый аласыз.

Ольга Иванова 
әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев