Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бишкөнлек алдынгыларына премияләр тапшырдылар

Игеннәрне урып-җыюда комбайнчылар һәм шоферлар арасындагы хезмәт ярышының чираттагы бишкөнлегенә йомгак ясалган.

"Кулон" а/ф-дан комбайнчы Евгений ЕЛЕСИННЫҢ бишкөнлек күрсәткечләре яхшы. "Лига-360" комбайнында ярдәмчесе Михаил СТЕПАНОВ белән 275 тонна бөртек суктырганнар (урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 1715 тонна).
Шул ук хуҗалыктан һәм "Нью-Холланд" комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында бишкөнлек алдынгысы Рәйхан ХӘЛИУЛЛИН ярдәмчесе Фәрит ГАФИЯТУЛЛИН белән 5 көндә 213 тонна бөртек суктырганнар (урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 906 тонна). "Кулон а/ф-дан абыйлы-энеле Владимир һәм Александр ГАРЕВЛАРНЫҢ урып-җыю эшләре башланганнан бирле суктырылган бөртек күләме 2633 тоннага җиткән. "Акрос - 580" комбайнында алар 5 көндә 441 тонна бөртек суктырганнар һәм рәттән берничә бишкөнлек алдынгылары булып торалар.
Ә менә "Нива" һәм "Енисей" комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында "Вәлиев Ф.Р." КФХ-дан Михаил КОЗЫРЕВ алдынгылыкны бирми. Урып-җыю эшләрен үзендә төгәлләгәч, хәзер ул башка фермерларның кырларында эшли һәм урып-җыю эшләре башланганнан бирле 1270 тонна бөртек суктырган.
Шоферлар арасында "Кулон" а/ф-дан Марат ГАЛИМОВ бишкөнлек җиңүчесе булган, ул МАЗ а/м-да урып-җыю эшләре башланганнан бирле барлыгы 2535 тонна бөртек ташыган.
Җиңүчеләрнең барысына да кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев