Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәхетле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

24 июнь көнне 2019 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы мәктәп балы булып үтте.

Чыгарылыш балы-матур, тантаналы һәм бераз моңсу да, һәм, әлбәттә, ахыры бәхетле тәмамланган әкият. Менә алар-искиткеч матур кызлар, көяз егетләр район мәдәният йортына кызыл юл буйлап бара, монда алар шарлар белән бизәлгән мәктәп автобусларында килделәр. Кызыл юл буенда аларны әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар, укытучылар, туганнары, дуслары сәламли, “тантана сәбәпчеләрен” фоторәсемгә төшерәләр. Кызыл юл ахырында “Чыгарылыш балы” баннеры янында һәр 11 сыйныфны район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Еронтьев каршы алды.  Алар белән чыгарылыш сыйныф укучылары истәлеккә фотога төштеләр. 
11 ел элек агачлар зур, мәктәп ишегалдында сукмаклар озын, ә мәктәп баскычлары текә һәм биек булганда, әниләр шушы искиткеч, сөйкемле малай һәм кызларны мәктәпкә алып килгән иде. Ә хәзер балалар үсеп җиткән, үзләренең беренче 11 еллык биеклекләрен яулап, БДИны уңышлы тапшырып, алар  үз осталыкларын, талантын, белемнәрен, максатларын куя һәм җиңүләргә ирешә белүләрен күрсәттеләр. 
.....Районның алты урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары көчле алкышлар астында сәхнәгә үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән чакырылды, соңыннан тамашачылар залында урын алдылар. Яңа Чишмә гимназиясен тәмамлаучылар тантаналы кичәне искиткеч вальс белән ачып җибәрде. 
Алып баручылар балаларны бу көнне, сәгать, минутларны, бу мизгелне истә тотарга өнди. Бу аерылышу, әмма алар, әлбәттә, балачаклары калган туган мәктәпләренә әле кабат әйләнеп кайтырлар. 
Чыгарылыш сыйныф укучыларына беренчеләрдән булып район башлыгы Вячеслав Козлов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев мөрәҗәгать итте. - Туган мәктәбегезне, сезне һәрвакыт тыңлый һәм ярдәм итә торган укытучыларны онытмагыз, - диде алар. Вячеслав Козлов балаларга хәерле юл, туган районын, үз авылыңны онытмауларын теләде. Ул 6 уку алдынгысына кызыл аттестатлар һәм аларның әти-әниләренә акыллы һәм талантлы балалар тәрбияләгән өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. 
Яшьлекнең якты бәйрәме, яшь көчләрнең һәм кайнар йөрәкләрнең, монда чыгыш ясаучыларның чыгышы табигый, монда кирәкле сүзләр эзләмиләр, алар күңел түреннән ургылып чыга. Ата-аналарына, укытучыларга рәхмәт сүзләрен чыгарылыш сыйныф укучылары шигырьләрдә чагылдырды. Ата-аналар адресына мондый сүзләр бик күп яңгырады: район җитәкчелегеннән, укытучыларыннан һәм барыннан да бигрәк улларыннан һәм кызларыннан.
Сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар үзләре дә балаларга матур теләкләрен җиткерделәр. Күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары районның мәдәни тормышында актив катнаштылар, аларга мәдәният бүлегеннән рәхмәт хатлары тапшырылды. Иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларына-спортчыларга ГТО алтын значоклары һәм спорт казанышлары өчен грамоталар тапшырылды. Район үзәк хастаханәсе җитәкчелегеннән ике чыгарылыш укучысы (алар табиб һөнәрен сайлаган) бүләкләр алдылар.
Әлбәттә, һәр чыгарылыш сыйныфыннан музыкаль номерлар да бар иде: заманча биюдән попурри һәм шахмайлылардан халык биюләре, Яңа Чишмә урта мәктәбеннән җыр, Черемухово мәктәбеннән бер чыгыш һ.б. Ата-аналар әниләр башкаруындагы котлаулар белән дулкынландыргыч та, бераз шаян да булган видео төшерделәр.
Бергәләшеп сәхнәгә чыккач чыгарылыш сыйныф укучылары барысына да кабат рәхмәт әйттеләр, бу дулкынландыргыч аерылышу минутларын истә калдырырга вәгъдә бирделәр. - Сезнең һәркайсыгызның алда үз язмышы. Бүгенге кичә – сезнең тормышта бердәнбер. Бер-берегезгә елмаегыз, йөрәкләрегездә булган җылы сүзләрне әйтегез, - диделәр кичәне алып баручылар.
Сәхнәдә искиткеч матур, төрле төстәге хлопушкалар шартлады һәм чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең финал җырын башкарды. Бәлки, бик үк профессиональ дә түгелдер, аның каравы чын күңелдән һәм шуңа күрә барысы да басып аларны көчле алкышлап, сәхнәдән озак җибәрергә теләмәделәр.
Туганнары, дуслары белән традицион фотосессиядән соң РМЙ ишек төбендә егетләр һәм кызлар кызыл шарлар тотып Яңа Чишмәнең төп урамы буйлап мәдәният һәм ял паркына кадәр уздылар. Паркта аларны Яшьләр көненә багышланган концерт-күңел ачу программасы көтә иде. Алар өчен беренче булып Зәйдән «Добрые русские» вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясады. Паркта музыка кичкә кадәр тынмады.
Бәхетле мизгелләр - чыгарылыш кичәсе көне, шатлыклы дулкынланулар, шатлыклы мизгелләр белән тулы көн үтеп китте. Бусагада -яңа көн, аннан балаларда олы мөстәкыйль тормыш башлана! Сезнең юлыгыз бәхетле булсын, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Ольга ИВАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев