Буран дулый да дулый...
Буранлы көннәр еш булу һәм күпләп кар яву сәбәпле Яңа Чишмә халкы урамдагы юллар торышына күбрәк канәгатьсезлек белдерә башлаган.
Төнге бураннан соң җиңел машинада хәтта үзәк урамнан да үтәрлек түгел иде, гәрчә аны беренче чиратта чистартырга тырышсалар да. Автомобиль йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә (тротуарларны кар күмгән) зарланулары урынлы.
- Интернет яхшы нәрсә: ни телисең, шуны яз, зарлан, - ди халык. – Тик файдасы гына юк, мыскыл иткән күк, бары формаль җавап, янәсе, аңларга тиешсез, кыш шулай инде... буран да дулый... кар да ява...
- Ә нәрсә, - дип ачулана алар, - бездә кыш беренче тапкыр гынамы әллә? Ни өчен җирле власть кышка әзер түгел?
Әлеге сорау белән редакция хезмәткәрләре Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итте һәм АҖ җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Татьяна Маланчева менә ни дип җавап бирде безгә:
“Яңа Чишмә территориясендә 57, 24 километр юлны кардан арындырырга кирәк. Әлеге максатларга АҖ башкарма комитеты тарафыннан 1 млн. 333 мең 682 сум 4 тиен акча салынган. Быел Яңа Чишмәдә кышын юлларны тоту өчен ТКХ МУП җаваплы, аның белән килешү төзелгән, юлларга хезмәт күрсәтергә тиешле техника да күрсәтелгән”.
Кешеләр йөри алсын өчен 57 км юлны чистартырга тиешле ничә техника булуы турында һәм башка сорауларны без ТКХ МУП га юлладык.
1. Әлеге проблеманы хәл итүдә ничә берәмлек техника эшкә җигелгән?
2. Сез ничек уйлыйсыз, эшне башкарып өлгерә аласызмы?
-әгәр дә “юк” икән – сәбәбен күрсәтегез һәм бу проблеманы ничек хәл итәргә җыенасыз, чөнки алда буранлы февраль бит.
- әгәр “әйе” икән – тәҗрибә белән уртаклашыгыз.
Һәм без менә нинди җавап алдык. “Бүгенгесе көндә “Яңа Чишмә ТКХ” МУП да үз балансларында 4 төр транспорт бар, алар кышкы чорда юлларны чистарту белән шөгыльләнә. Өстәмә рәвештә тагын 3 берәмлек транспортка шәхси эшмәкәрләр белән суб.подрядка килешү төзелгән. Бүгенгесе көндә “Яңа Чишмә ТКХ” МУП-да юлларны кардан чистарту өчен техника җитәрлек, һәр көнне яки заявка буенча Яңа Чишмә авыл җирлегендә иртәнге сәгать 5 тән эшне тулысынча төгәлләгәнчегә чаклы техника эшли. Кар бик күп булганга, юлларда йөрү дә кыен, тик без аларны төзәтергә тырышабыз. Шулай ук параллель рәвештә кар чыгару белән дә шөгыльләнәбез. Бүгенгесе көндә 1700 кубометр кар чыгарылган”.
Әлеге эшнең нәтиҗәсе бүген дә ачык күренә (22 гыйнвар, иртәнге сәгать 8) – бу мәктәпләр янындагы өеп куелган, тапталып беткән карлар, монда автомобильләр буксовать итә, юл чатында кар чистарту техниксы өеп калдырган кар өемнәре һәм урам юллары кырыенда буран тутырган кар дисеңме, шуның нәтиҗәсендә кара-каршы килүче ике машина берничек тә юл бирешә һәм үтеп китә алмый, җәяүлеләр турында әйтеп торасы да юк – җәяүлеләр сукмагыннан йөрү бик кыен – шоферлар тарафыннан әйтелгән бу сүзләр балалар колагына юлланмый ич! Бары үзәк урамнар – Совет һәм Ленин урамнары, шулай ук Урама урамдагы юл гына “чистартылганнар” исеменә дәгъва кыла ала, грейдер - КамАЗ автомашинасы юл тулы тапталган кар өстеннән ул урамнарны “сыйпап” үтә.
Ә юлларны кардан чистарту буенча үзләренә йөкләмә алучылар, алар бу эшне, йомшак кына әйткәндә, начар эшлиләр дигәнне танырга да теләмиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев