Район авыл хуҗалыгы идарәсе уңышны урып-җыюда катнашучы комбайнчылар һәм шоферлар арасындагы хезмәт ярышының чираттагы бишкөнлегенә йомгак ясаган.
Әлеге бишкөнлектә күп комбайнчылар удар хезмәт куйган, бигрәк тә "Кулон" а/ф игенчеләре осталык күрсәткән.
Комбайнчы Сергей МУХАНОВ ярдәмчесе - әтисе Федор Муханов белән Мега - 360 комбайнында 5 көндә 376 тонна бөртек суктырганнар, ә барлыгы - 672 тонна.
Комбайнчы Рәйхан ХӘЛИУЛЛИН ярдәмчесе Альберт Хисаметдинов белән Нью-Холланд комбайнында 5 көндә 272 тонна бөртек суктырганнар, ә барлыгы - 563 тонна.
Комбайнчы Владимир ГАРЕВ ярдәмчесе - бертуганы Александр Гарев белән Акрос-580 комбайнында 5 көндә барысыннан да күбрәк суктырганнар - 406 тонна, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 778 тонна. Алда атап үткән барлык комбайнчылар да "Кулон" а/ф-дан.
"Козлова М.И." КФХдан комбайнчы Владимир ШЕРСТОБИТОВ "Нива" комбайнында 5 көндә 147 тонна бөртек суктырган һәм бишкөнлек алдынгысы булган.
Шоферлар арасында "Кулон" а/ф-дан Алексей НАУМОВ - алдынгы, МАЗ а/м-да 5 көндә ул комбайннардан ындыр табагына 773 тонна бөртек ташыган, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 1581 тонна.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев