1марттан башлап Яңа Чишмәдә каты көнкүреш калдыкларын (ККК) чыгару белән Әлмәтнең "Чиста шәһәр" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә башлый. Көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгаруда ниләр үзгәрәчәк, бу җәмгыять үз алдына нинди бурычлар куя, хәбәрчебез "Чиста шәһәр" ҖЧҖ директоры Марат Минеханов белән шул хакта әңгәмә корды.
- Марат Әсхәтович, безгә мәгълүм булганча, Сезнең предприятие үзен Әлмәттә әйбәт яктан таныткан. Яңа Чишмәдә сез үз эшчәнлегегезне ничек оештырачаксыз, иң элек ниләр эшләячәксез?
- Иң элек үз алдыбызга, район җитәкчелеге һәм белгеч-экологлар булышлыгы белән, ККК җыюны яңа, сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрү бурычын куябыз. Һәм, иң элек, халык мәнфәгатьләрен күздә тотып, Яңа Чишмә халкының фикерләрен, теләкләрен исәпкә алып эшләргә ниятлибез.
Без көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып (селектив) җыюны оештырачакбыз: полиэтилен шешәләр һәм пластика; макулатура; файдаланган батарейкалар аерым-аерым җыелачак. Моның өчен махсус контейнерлар урнаштырылачак. Чит илләрдә генә түгел, Әлмәттә дә шулай эшлиләр. Бу үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, балаларны тәртипкә һәм мәдәниятле булуга өйрәтүдә дә зур әһәмияткә ия. Андый контейнерлар эстетик яктан матуррак, югары санитар-эпидемиологик таләпләрне искә алып ясалган, аяк белән баса торган педальләр куелган.
- Ничә евроконтейнер урнаштырылачак соң?
- 1-2 ай дәвамында без бөтен тимер контейнерларны евроконтейнерларга алыштырачакбыз, алар элеккеләре торган урыннарга куелачак. Район җитәкчелеге белән килешеп, халыкка уңайлы булсын өчен, киләчәктә аларның санын арттырачакбыз.
Әйтеп узганымча, без халыкның фикерен һәм теләкләрен истә тотып эшләячәкбез. Шунлыктан безнең эшебезне камилләштерүгә һәм өстәмә контейнерлар урнаштыруга кагылышлы барлык сораулар белән дә безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзебезнең координатларны без газета аша хәбәр итәчәкбез.
- Яңачишмәлеләрнең күбесен бер сорау борчыячак: ККК җыйган өчен тарифлар артачакмы?
- Юк, бу төр хезмәт күрсәтүгә тариф элеккегечә калачак. Исәп-хисап квитанцияләрен шул ук "Бердәм исәп-хисап үзәге" ҖЧҖ җибәрәчәк. Түләүдә бернинди аңлашылмаучылыклар булмас, дип өметләнәбез.
- Марат Әсхәтович, "Чиста шәһәр" районның башка торак пунктларында да каты көнкүреш калдыклары җыю белән шөгыльләнәчәкме?
-Әйе, бу эшне без авылларда шушы елның апрелендә оештырырга ниятләп торабыз. Гомумән, 2017 ел безнең эшне һәрьяклап камилләштерү елы булачак.
Без бит үз бурычыбызны ККК җыюда гына түгел, аларны эшкәртүдә дә күрәбез, димәк киләчәктә яңа эш урыннары да пәйда булачак.
Без район тормышында, социаль юнәлештәге чараларда актив катнашырга җыенабыз.
Яңа Чишмә - матур һәм төзек район үзәге. Елдан-ел районыгызның йөзе үзгәрә - ямьләнә бара һәм без сезнең районны тагы да чистарак, арурак, төзек итәргә телибез. Реклама хокукында.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев