Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Чиста яр“ акциясе йомгаклары

1 июльдән 31 августка чаклы республикада "Чиста яр" акциясе булып үтте, анда Яңа Чишмә районыннан 2100 дән артык кеше катнашты.

Акциядә районның барлык оешмалары һәм учреждениеләре, "ЭКОдесант" һәвәскәр берләшмәсе, шулай ук байтак кына район халкы катнашты. Авыл җирлекләре территорияләрендә Шушма, Студенец, Кичү, Сикәнәс, Рисовец, Инеш, Чабаксарка елгаларының, шулай ук күл һәм буа ярларын чистарту оештырылган иде. Яр буендагы зоналарда үләннәр чабып алынган, корыган агачлар киселгән һәм чүп-чар җыештырылган.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә һәм Архангел АҖ иң яхшы авыл җирлекләре дип танылды. Иң актив хезмәт коллективы - Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе коллективы булды, иң яшь катнашучы - Тубылгы Таудан Камил Хамәтханов иде, ә иң тәҗрибәле катнашучы дип Черемухово Бистәсеннән Иван Иванович һәм Зоя Григорьевна Слимовлар гаиләсе танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев