Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әдәмсәлеләр авыл җирлеге үсешенә йомгак ясадылар

Үткән атнада Әдәмсә авыл җирлегендә 2016 елда АҖ үсешенә йомгак ясадылар һәм 2017 елга бурычлар куйдылар. Халык җыены эшендә район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты. АҖ эшенә анализ белән чыгыш ясап, аның башлыгы Любовь Котова 2016 елда халыктан 21 мөрәҗәгать керүен әйтте. Алар гражданнарның яшәү урыннары буенча теркәлүгә, урамнарны кардан арындыруга,...

Үткән атнада Әдәмсә авыл җирлегендә 2016 елда АҖ үсешенә йомгак ясадылар һәм 2017 елга бурычлар куйдылар. Халык җыены эшендә район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.

АҖ эшенә анализ белән чыгыш ясап, аның башлыгы Любовь Котова 2016 елда халыктан 21 мөрәҗәгать керүен әйтте. Алар гражданнарның яшәү урыннары буенча теркәлүгә, урамнарны кардан арындыруга, җәен су җитмәүгә, сукбай этләргә, электр линияләрендәге авария хәлләренә, төзекләндерүгә, социаль характердагы мәсьәләләргә кагылган, күпчелеге уңай хәл ителгән.
Совет һәм башкарма комитет каршында өч даими комиссия, хатын-кызлар, ветераннар, инвалидлар, җәмәгатьчелек советлары нәтиҗәле эшлиләр.
ШЯХ-га ярдәм күрсәтүдә хөкүмәт программалары буенча 6 гаилә тарафыннан 1 млн. 45 мең сумлык кредит алынган (2016 елдан башлап - 13 млн. 638 мең сумлык 101 кредит). Савым сыерлары һәм кәҗәләр асрауга отчет елында 488 мең сумлык бөртек бүлеп бирелгән, субсидия бирү программасы буенча 1 тана сатып алынган. АҖ-дә бер КФХ эшли (Гыйбадуллиннар), 2017 елда 1 мини-ферма оешырга тиеш.
Шәхси хуҗалыклардан 290 тонна чамасы (4 млн. 75 мең сумлык) сөт сатылган. Зиннурова Мингалия һәм Гатауллин Әнәс ШЯХ-ры барыннан да күбрәк сөт саткан. Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 2 млн. 400 мең сумлык ит сатылган.
Республика программалары ярдәмендә 2016 елда АҖ-дә 9 млн. сумнан артык акча үзләштерелгән: универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән, Бакташ авылында 10 урам яктырткычы алыштырылган, авыл җирлеге Советы бинасына һәм клубка капиталь ремонт ясалган, ФАП-та тәрәзәләр алыштырылган. "Чиста су" программасы буенча суүткәргеч челтәрләрне реконструкцияләү буенча икенче ел инде җирлектә эш алып барыла: яңа скважина борауланган, 50 куб сыйдырышлы суэтем башня, санитар коймалау зонасы урнаштырылган һәм Үзәк урамда 500 метр суүткәргеч челтәр алыштырылган.
2017 елда Әдәмсәдә урам яктырткычларын алыштыру (20 лампа), Бакташта 680 метр юлга вак таш-комлы катнашта түшәү планлаштырылган. Кызганычка каршы, 2016 ел программасына кертелгән авылга чаклы 4,5 км юл төзү эше, федераль бюджеттан финанслау булмаганга, башланмаган.
2016 елны әдәмсәлеләр 188 мең сум үзара салым акчасы җыйганнар, шуның 163 мең сумына өстәп республикадан 652 мең сум акча алынган. Шушы акчаларга ике урам юлына 981 метр арага комлы-ташлы катнашма салынган, Бакташ авылындагы күпер ремонтланган, суэтем скважинасына насос урнаштырылган, юлларны кардан чистартып торуга килешү төзелгән. 106 мең сумга исәпләнгән килешүне өзгәннәр, язын ныгытылган юлларны тиешле (норматив) хәлгә китерәчәкләр. 2017 елда 160 мең сум үзара салым акчасы җыярга ниятлиләр, республика биргән субсидия белән бергә аларны ККК полигонын тотуга, суүткәргечне, су бирү башняларын, скважиналарны ремонтлауга һәм тотуга, урам-юл челтәрен җәен-кышын карап торуга тотачаклар.
Авылга нефтьчеләр күп ярдәм итә: чишмәләрне төзекләндерәләр, транспорт биреп торалар. Авыл халкы үзе дә төзекләндерү эшләрендә катнаша: чүп-чарларны җыештыра, юл тирәләрендә, авыл эчләрендә чүп үләннәрне чаба, чүплектә шимбә өмәләре үткәрә.
Сабан туе алдыннан авыл активистлары "Чулпан" чишмәсен буяуда ярдәм иткән булса, ир-атлар мәйдан ясаганнар. Һәр кеше үзенең йорт тирәсен төзекләндерә, шулай ук АҖ-нең проблемасы бар, ул - чүп-чарны дөрес утильләштерү һәм чүплеккә чыгару кагыйдәләрен үтәү.
Авыл елдан-ел ямьләнә бара: яңа йортлар, корылмалар калка, коймалар, түбәләр, албакчалар яңартыла. 2016 елны 5 йорт төзелә башлаган, шуның дүртесен балалы яшь гаиләләр төзи.
Август аеннан бирле клубта яңа директор эшли. Бәйрәм чаралары план буенча үткәрелә, яңа музыка аппаратуралары бар, ремонттан соң бөтен шартлар тудырылган, үзешчән сәнгать коллективы оешкан, аңа аккомпаниатор гына кирәк.
Китапханәче Светлана Борисова авылда чаралар үткәрүдә актив катнаша. Декабрь аенда ул АҖ-нән " Ел хатын-кызы" район конкурсының зона этабына "Өченче яшь героинясы" номинациясендә катнашуга - Нәбиуллина Миниса Ибраһим кызына (Бакташтан) хәзерлек эшләрендә ярдәм күрсәткән.
Авыл халкының бердәм һәм эшчән булуы аркасында Әдәмсә авыл җирлеге заман белән бергә атлый, диде Любовь Котова. Ул җыелган халыкка авыл тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек, ярдәм итүдә ышаныч белдерде.
Мәктәп директоры Эльмира Нотфуллина укучыларның өлгерешендә уңай динамика булуын, укытучыларның ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының грант программасындагы уңышларын, ата-аналар һәм педколлектив арасында уңай хезмәттәшлек булуын, спорт ярышларында мәктәп укучыларының ирешкән уңышларын билгеләп үтте.
"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ нең Әдәмсә бүлекчәсе җитәкчесе Әдһәм Сибгатуллин бүлекчә эшенең еллык нәтиҗәләре белән таныштырды. Районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Илнур Госсаметдинов, экология елында аны сакламау төрле чаралар куллануга китерергә мөмкин, шуңа да йорт тирәләрен тәртиптә тотарга, янгынга каршы куркынычсызлыкны үтәргә кирәк, дип кисәтте. ЭЭБ участок уполномоченные вазыйфасын башкаручы Игорь Сорокин авыл халкына төрле төр мошенникларга каршы ничек көрәшергә кирәклеген җиткерде.
Йомгак ясап, Вячеслав Козлов 2016 ел сайлауларында актив катнашкан авыл халкына рәхмәт белдерде, авыл хуҗалыгы эшләрен оешкан төстә үткәрүләре, югары икътисадый күрсәткечләргә ирешүләре өчен "Сөт иле" бүлекчәсен мактап алды. Ул АҖ үсешендәге уңай якларны билгеләп үтте (сыерлар, МЭТ нең баш саны сакланган, ШЯХ дә дуңгызлар һәм кәҗәләр арткан), җитешсезлекләр дә бар (ШЯХ буенча кредит алучылар аз, бер генә эш урыны да булдырылмаган (АҖ дә эшсезләр саны - 35)) - бу яктан район башлыгы аларны тәнкыйть утына тотты. Мирас итеп калдырылган җир участокларын рәсмиләштерү мәсьәләләренә аерым басым ясады, чөнки бу алда юридик килешүләр ясау һәм АҖ нең салым базасын тулыландыру өчен мөһим нәрсә булып тора. Авыл халкын юлларга вак таш җәю, тапшырылган сөт өчен бурычлар, полиэтилен калдыкларын утильләштерү мәсьәләләре борчый. Соңгы мәсьәлә буенча район башлыгы икенчел чимал җыю буенча ИП булдырырга киңәш бирде (алда район сәнәгать мәйданчыгында эшкәртү өчен).
Әдәмсәдә суүткәргеч челтәрләргә хезмәт күрсәтү буенча оешма яки ИП булдырсаң, начар булмас иде, дип билгеләп үтте ул.
Җыен азагында авыл җирлеге башкарма комитеты эше бертавыштан канәгатьләнерлек дип танылды. Аннан АҖ химаячеләренә һәм актив авыл халкына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев