Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшлекле активлыкны күтәрү авылның киләчәгенә ышанычны арттыра

2019 елда районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 508 млн. сумлык продукция җитештерелгән, бу барлык продукция күләменең 19% ын тәшкил итә

11 мартта Яңа Чишмә муниципаль район Советының 59 нчы утырышында халыкның эшлекле активлыгын арттыру һәм 2019 елга бюджет үтәлеше турындагы мәсьәләләр каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү чаралары турындагы информация белән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады.

- Актив авыл халкы-авылның киләчәгенә ышанычны ныгытучы кешеләр, - дип билгеләп үтте ул. 2019 елда авыл бизнесына инвестицияләр 265 млн. сум тәшкил иткән, шулардан 154 млн.сум – авыл халкының үз акчалары. Узган ел район шәхси ярдәмче хуҗалыклары 508 млн. сумлык продукция җитештергәннәр (гомуми продукция күләменең 19% ы) һәм 310 млн. сумлык продукция (һәр йортка 64,5 мең сум) сатканнар. Ә районның 11 эшлекле кешесе үз хуҗалыкларыннан 1-3 млн. сумга кадәр продукция саткан.

Районда 7 күрсәткечкә бәя биреп, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү программасы эшли, аларның 6сы үтәлгән (терлекләр санын 2% ка артуны гына тәэмин итә алмаганнар).

Районда авылда инфраструктураны үстерү буенча күп эш башкарыла-юллар, суүткәргеч, яктырту һәм башка ярдәм төрләре. Әмма соңгы вакытта халыкның эшлекле активлыгы бераз кимегән, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар саны азайган.

2020 елда да ярдәм чаралары күрсәтеләчәк (терлекчелек биналары төзелешенә киткән чыгымнарны кайтару). 5 ел эчендә 41 шәхси ярдәмче хуҗалык моннан файдаланган һәм 8,6 млн. сум алган. Хәзер бу мини-фермаларда 220 баштан артык сыер бар. Бу мәсьәлә буенча Шахмай һәм Чабаксар АҖ дә ярыйсы гына шөгыльләнәләр, ә Буревестник һәм Красный Октябрь авыл җирлекләрендә – бик сүлпән. Быел 14 шәхси ярдәмче хуҗалык мини-ферма төзергә теләк белдергән. Һәм хакимият органнары аларга субсидияләр алу өчен документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә тиеш.

 

Шулай ук районда сыер саву аппаратлары һәм таналар сатып алганда финанс ярдәме дә күрсәтелә. Хакимият органнарына шәхси хуҗалыклардан сөт сату базарын да аерым контрольгә алырга кирәк, югыйсә вакытында сатылган продукция өчен исәп-хисап ясамаучы намуссыз сөт җыючылар пәйда булды.

100 хуҗалыкка терлекләр саны буенча иң яхшы җирлекләр - Акъяр, Шахмай һәм Чабаксар (214-296 баш), ә менә Красный Октябрь, Ленино, Яңа Чишмә авыл җирлекләрендә интеллигентлар яши, хәтта тавык асрарга да теләмиләр, башка хайваннар турында әйтеп торасы да юк.

Район башлыгы районда бу мәсьәлә буенча зур резервлар бар, – хәләл продукция җитештерү (итне башка регионнардан китерәләр) һәм бизнесның башка төрләре, дип өстәде.

Алга таба утырышта депутатлар 2019 елга район бюджеты үтәлеше турындагы хисапны расладылар, ЭЭМ нең район бүлеге начальнигы Эдуард Жирновның 2019 елда башкарылган эшләр турындагы хисабын тыңладылар һәм кайбер норматив-хокукый актлар буенча карарлар кабул иттеләр.

Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы булды. Алексеевск аграр көллияте филиалы механигы Михаил Козырев һәм «Агро-Основа» ҖЧҖнең орлыклар һәм ашламалар склады мөдире Гүзәлия Садретдинова ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр, Петропавел Бистәсеннән участок сайлау комиссиясе рәисе Светлана Немцова ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Анастасия Козлова ТР да Россия пенсионерлар берлегенең Рәхмәт хаты һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» Мактау билгесе белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне район башлыгы Вячеслав Козлов тапшырды.

Азат МУСИН.Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев