Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшләргә теләгән кеше авылда да югалып калмаячак, дип саный Акбүредән Харисовлар гаиләсе

Акбүре авылында яшь гаиләләрне бармак белән генә санарлык.

Авылда яшәүчеләрнең күбесе-өлкән яшьтәге кешеләр. Балалар да аз туа. Чөнки яшьләр шәһәргә омтыла, ә авылда бик азлар гына кала.
Мәсәлән, Рамил Харисов, абыйлары һәм апалары кебек, егерме ел элек шәһәргә чыгып китми, ә әнисе белән кала. Ире вафатыннан соң әнисе аны җиде яшеннән берүзе үстергән. Өстәвенә, татар авылларында традиция дә бар - әти-әниләр гадәттә гаиләдә кече уллары гаиләсендә яши.
Рамил һәм аның хатыны Гүзәл сүзләренә караганда, шәһәр тормышы аларны кызыксындырмый. Анда еш йөрсәләр дә, бер-ике көн булгач, тизрәк өйгә – авылга кайтасыбыз килә, диләр.
Алар инде 17 ел бергә, өч уллары бар. Олысы Раил 9 сыйныфта, Нияз - 6 сыйныфта, ә өченче уллары Раязга әле ике ай гына.
- Уйладык-уйладык та, өченчесен дә алып кайтырга булдык, - ди Рамил. - Тагын өч елдан өлкәннәренең китәр вакыты җитә, без икәү генә калабыз. Шушы зур йортта картлык көннәребезгә ярдәмчебез, таянычыбыз бар хәзер.
- Әбиебез икесен үстереште, ә менә өченчесен күрә алмады, - дип өсти Гүзәл, - нянялары - ике олы абыйсы.
Хәзер «мәктәп» күрше бүлмәдә генә (малайлар дистанцион рәвештә укый) һәм энеләре һәрвакыт күз алдында. Йортта үз-үзеңне изоляцияләү режимы үтәлә: гардеробта саклагыч битлекләр эленеп тора.
Авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов сүзләренә караганда, Харисовлар гаиләсе бик актив, авыл тормышында даими катнаша. Гүзәл мәктәптә эшли, татар теле һәм әдәбияты, информатика, физкультура дәресләрен алып бара, шулай ук тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Өстәвенә, барлык сайлауларда участок сайлау комиссиясе рәисе дә булып тора. Рамил 16 ел «Шешмайол» да слесарь-бораулаучы булып эшли. Авыл җирлегенә Сабантуй, Авыл көне, Корбан бәйрәме һәм башка бәйрәмнәр үткәрүдә күп еллар ярдәм итә. Акчалата, төзелеш материаллары, үз хезмәте белән. Көз көне зиратны койма белән әйләндереп алуда үз өлешен керткән, баганалар астына куярга торбалар алып кайткан.
Уллары мәктәп тормышы активистлары, яхшы укыйлар. Өлкәне Раил сәхнә белән яши: мәктәп бәйрәмнәренә сценарийлар яза, постановкалар куя, Нияз белән мәдәният йортында үткән чараларда катнаша, шигырьләр яза. Казанда «Без бергә», «Йолдызлык»

фестивальләрендә чыгыш ясый. Иң зур хыялы-Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлар факультетына укырга керү. Нияз исә спортны ярата: футбол, волейбол уйный. Әтисенә гаражда бик теләп булыша. Улларына әтиләренең рәсем ясау осталыгы бирелгән: Рамил яшь чагында моның белән мавыккан. Аларның матур йорты да аның оста куллары катнашыннан башка төзелмәгәндер, мөгаен. Йорт, гараж, корылмалар – барысын да уллары ярдәмендә үзе ясаган. Ир - атлар өлешендәге үрнәк тәртипкә - Рамил, хатын-кызларныкы буенча Гүзәл куллары белән ирешелә. Малайлар хуҗалыкта булыша, чөнки әле тавыклар, казлар, бозаулар, бакча бар. Хуҗалыкныкиңәйтү буенча планнары да юк түгел. – Сарайны зурайтасы килә. Бәрәңге җирен киметеп, печән чәчеп, үгезләр асрарга уйлыйбыз алырга була, - ди Рамил. – Болар бар да хуҗалыкта үз продукциябез булсын өчен.
Әти - әниләрнең балалары өчен әлегә планнары менә болайрак: «Раилне башкала сәхнәсендә ничек чыгыш ясавын телевизордан караячакбыз, - дип елмая Рамил. - Ниязга өмет бар, бәлки шәһәрдә калмас. Туган якта яшәр, әтисе белән нефтьчеләрдә эшләр. Әйе, авылда шөгыльләнер нәрсә булганда, шәһәрдә нәрсә эшләргә соң? Тик һәрхәлдә, кайсы якны сайлау егетләрнең үзләреннән торачак.
Эшләргә теләгән кеше авылда да югалмаячак, дип саный Харисовлар. Кемдер шәһәргә омтыла, ә аларга авылда да яхшы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев