Конкурс ел саен Татарстан Президенты ярдәмендә, республика Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте, муниципаль районнар башлыклары булышлыгы белән үткәрелә, быел ул "Нык гаилә" федераль партия проекты составына кергән. Матурлык, мәхәббәт һәм ана конкурсында лаеклы исем алу өчен ярышырга республикадан иң яхшы әниләр, алар белән бергә аларның гаиләләре килгән, алар исә сәхнәдән үзләренең гаиләләре һәм зур мәхәббәт турында сөйләгәннәр. Яңачишмәлеләрне безнең финалчы Любовь Мазманян - Коновалова белән таныштырып торасы да юк, әлеге талантлы, матур җырлаучы артисткабызның иҗаты һәркемгә таныш. Иҗади дәртне ул халык сәнгатендә, фольклорында, үзенең мавыгуында - борынгы халык җырларын җыюда - барлауда ала. Ул әле бәхетле хатын һәм әни дә. Яраткан ире белән очрашуын ул үзенең тормышында - язмышына йогынты ясаган якты вакыйга дип саный.
Аның гаиләсен кыю итеп интернациональ гаилә дип атарга мөмкин. Ире әрмән милләтеннән - Игит исемле, ул төзүче булып эшли. Алар игезәк кызлар - Каринэ һәм Маринэне (аларга 10 яшь) һәм 4 яшьлек Аннушканы тәрбияләп үстерәләр. Сайтта "Нечкәбил"дә катнашучылар презентациясендә гаилә девизы - "Любовью рода мы хранимы - поэтому непобедимы" дип атала. Барыннан да күбрәк, Любовь Николаевна үзе әйткәнчә, ул үзенең гаилә тамырлары белән горурлана:
- Мазманян Арам Николаевич - минем иремнең бабасы Киевтан алып Берлинга чаклы сугышны үткән кеше, җиде тапкыр яраланган, батырлык өчен медаль һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Сугыштан соң совхоз рәисе булып эшләгән, 9 бала атасы һәм 25 оныкның бабасы ул.
Инде менә берничә буынга сузылган "җырчылар " таланты белән минем әбинең әнисе Феодосья һәм аның апасы да (әнием ягыннан) дан тоткан.
Авылда: "Алар җырлаганда, диварлар да селкенә иде", - дия торган булганнар. Аларның балалары Александр, Зоя, Раиса да җырлаган.
Раиса әби "Рябинушка" фольклор төркемендә җырлаган, ә Коновалова Вера Николаевна җитәкчелегендә (минем әнием) коллектив "Халык" исемен алган. Кайчандыр мин дә "Рябинушка"да җырлый башлаган идем. Хәзер минем үземнең "Родничок" вокаль төркемем бар, ул - халыкара республика конкурслары һәм фестивальләре лауреаты. Ансамбльдә хәзер безнең Игит белән балаларыбыз да җырлый.
... Әлеге феерик шоу күбрәк тылсымлы әкияткә яки голливуд хыялын тормышка ашыруга охшаган иде кебек, - дип сөйли Любовь Николаевна Казанда үткән финал турында.
Сәхнәгә матур итеп киенгән финалчылар чыкты, музыка һәм алкышлар яңгырады. Без әлеге көнгә ярты ел диярлек әзерләндек - катнашучыларны сайлап алу майда ук башланган иде инде.
- Бик зур эш башкарылды. Монда хәйриячелек фондыннан акча бүлеп биргән район җитәкчелеге дә, РМЙ, әрмән диаспорасы, туган балалар сәнгать мәктәбе һәм анда тәрбияләнүчеләр, "Рябинушка" ансамбле белән әнием, Черемухово Бистәсеннән туганнар ярдәм күрсәтте. Мин махсус конкурс өчен сценарий, шигырьләр язган өчен әтием ягыннан туганым Нина Макаровнага да бик рәхмәтле. "Архангел чибәре" ансамбле солисткасы Надежда Ершовага да бик зур рәхмәт әйтәсем килә, ул финал алдыннан авырып киткән бер кешебезне алыштырды. Кураторлар район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк һәм ҮКС директоры Надежда Зыкова төпле киңәшләре белән ярдәм иттеләр. Иң авыры ярымфинал булды, анда милли өстәл әзерләргә кирәк иде. Бер генә нәрсә әйтә алам, конкурста катнашу - бу һәр яктан да б-и-и-к тә катлаулы эш! Бу бөтен гаиләгә, барлык ярдәм итүче төркемгә шактый матди, физик һәм психологик йөкләнеш. Ә минем өчен бу әле зур җаваплылык та, чөнки ышанычны акларга кирәк, өстәвенә көндәшләр дә бик көчле иде. Финалда миңа үткән елларда "Нечкәбил" дә катнашкан Гүзәл Сабирҗанова, Лилия Борисова, Ольга Карповалар нык ярдәм итте. Алар зур чәчәк бәйләме алып килделәр, байтак кына җылы сүзләр әйттеләр. Мин нык дулкынландым. Һичшиксез, "Нечкәбил" дә 2 урын яулау - ул уртак җиңү. Булышлык күрсәткән һәр кешегә һәм, әлбәттә инде, миңа тавыш биргән барлык якташларыма зур рәхмәт әйтәсем килә.
Ольга Иванова
әзерләде
Нет комментариев