Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фоминнар гаиләсе: өйдә сыман, һәркайда бергә

Без райондагы күп балалы яшь гаиләләр турындагы язмалар циклын дәвам иттерәбез. Бүгенге язмабыз Екатерина Бистәсеннән Фоминнар гаиләсе турында.

Әниләре Екатерина – җирле мәктәптә укытучы, инглиз теленнән һәм математикадан укыта. Әтиләре Игорь кышын мәктәп котельныенда оператор булып эшли, калган вакытта – “Хорьков А.А.” КФХ да. Шулай килеп чыккан, әйтергә кирәк, әти-әниләре һәм аларның биш уллары да өйдә генә түгел, ә аннан читтә дә гел бергә. Авылда мәктәп һәм балалар бакчасы бер бинада урнашкан. Антон, Егор һәм Алексей – мәктәп укучылары, ә Сергей һәм Дима – балалар бакчасына йөриләр. Өлкән уллары һәрвакыт әти-әниләренең күз алдында, ә кечкенәләре янына, кирәк булса, кереп чыгарга була. Фоминнар гаиләсе балаларга гына бай түгел, ә ярдәмче хуҗалыклары да бик шәп. Алар 5 сыер (элек 7 булган), 4 үгез, сарыклар, дуңгызлар, тавыклар тота. Печәнне МТЗ-82 гә тагылган үз чапкычлары белән әзерлиләр (сабаны белән икенче МТЗ да бар), йортта ике җиңел автомобиль (Екатерина машинаны үзе йөртә) һәм кар автомобиле дә бар. Әлбәттә, гаилә зур булгач, йортта да эш күп. Зуррак уллары әтиләренә терлекләр янында булыша: ашаталар, сарайны чистарталар. Алар мөстәкыйль, мәктәптән кайткач бәрәңге яки йомырка да кыздырып ашый алалар, коймак, кәтлит, пилмән дә әзерләп ашыйлар. Кирәк булса, идәнен дә юалар, әниләренә тәрәзә пәрдәләрен эләргә дә булышалар һ.б. Кышын Екатерина да, Игорь да хезмәт хакын акчалата алалар, ит һәм сөт сатудан да акча керә. Ә җәен исә Игорь КФХ дан хезмәт хакын терлек азыгы белән ала, үзләренең 20 га җирләренә терлекләр өчен өстәмә үлән дә чәчәләр. Хуҗалыкта җитештерелгән продукция үзләренә генә түгел, район үзәгендә, Казанда узган ярминкәләрдә сатарга да җитә – алар яхшы гына акча эшлиләр. Улларын мәктәпкә һәм балалар бакчасына яңа уку елына әзерләү өчен алар һәрвакыт бер-ике үгез калдыралар. Ә бит аларның зур хуҗалыгы әти-әниләре туйга бүләк иткән бер тана бозаудан башланган.
Фоминнар – тырыш хуҗалар, һәр елны үз алларына план куеп, аларны үтәргә тырышалар. Быел өйләрен тышларга, эчтә санузел ясарга, мунчаны эшләп бетерергә җыеналар. Төзелеш материалларына заказ бирелгән инде. – Әлегә төзелеш эшләрен башкарырга уйлыйбыз, аннан балаларны вузларда укытырга кирәк булачак, - ди Екатерина.
Сүз дә юк, әниләренә җиңел түгел. Укытучы эше үзе генә дә зур тырышлык һәм көч сорый, ә бит әле конкурсларда да, сайлаулар буенча кампанияләрдә дә катнашырга, квалификацияне күтәрү курсларында укырга да кирәк. Тик Екатерина барысына да өлгерә, чөнки үз эшен бик ярата. Өйдә дә бар нәрсәгә җитешә: дәресләргә әзерләнергә дә, сыерлар саварга да, әбәд әзерләргә дә, уллары һәм ире яраткан икмәк пешерергә дә. Әле бит зуррак улларының өйгә эшләрен дә тикшерергә, кечерәкләренә игътибар күрсәтергә, өйдә җыештырырга да кирәк. Ял көнендә – күпме кер юасы бар. Яраткан шөгыле – бәйләү эшенә вакыты да калмый. Әтиләре, киресенчә, зуррак уллары, күбрәк Алексей белән барлык эшләреннән соң яраткан шөгыле –ауга барудан баш тарта алмый. Бу һәвәслек аларга ни дә булса атып алудан бигрәк җан рәхәте бирүен Екатерина чынлап торып аңлап та бетерми бугай. 
Олырак уллары бабаларыннан (Екатеринаның әтисе) агач эшенә өйрәнәләр һәм аның җитәкчелегендә, бигрәк тә Алексей, нинди дә булса әйбер ясыйлар, әйтик, уклау,сырлап ясалган табуретка аяклары һ.б. Шунысын да әйтергә кирәк, әби белән бабай, балалар бакчасы вакытлыча эшләмәгәндә, Екатеринага зур терәк.
Хәер, 9 сыйныфта укучы Антон әлегә нинди һөнәр сайлавын төгәл генә әйтмәсә дә, 11 сыйныфны тәмамлагач техник вузга укырга керәчәген белә. 7 сыйныфта укучы Егор бала чактан ук табиб булырга хыяллана, һәрчак кечкенә Сережа белән “табиб” һәм “пациент” булып уйныйлар, холкы буенча да йомшак, ягымлы. Өченче уллары – 6 сыйныфта укучы Алексей исә техникага, авыл хезмәтенә барыннан да күбрәк тартыла. Ул әтисе белән яз көне авылдашларының бакчасын сөрә, ремонт эшләрендә булыша, ә быел руль артына да утырган. Шулай булгач, әтисенә алмаш үсә дигән сүз. – Яз җитү белән кемгә бакча сөрү кирәклеген дә үзе таба. “Менә бу әбинекен, менә бу апаныкын сөрергә кирәк”, ди. Аңа эшләү дә, акча эшләп табу да ошый, - дип сөйли Екатерина.

(Ахыры 2 биттә)

(Ахыры. Башы 1 биттә)
Әниләре балаларында музыкаль талантларын да үстерә: һәр көнне балаларны район үзәгендәге балалар сәнгать мәктәбенә йөртә. Антон гитара классында белем эсти, Егор һәм Алексей – баянда. Егор әле авылның иҗат тормышында да актив катнаша, мисал өчен, клубтагы театраль куелышларда. Җомга көннәрендә балалар волейбол һәм баскетбол буенча тренировкага – авылдагы спорт залына йөриләр. Дүрт яшьлек Сергей һәм ике яше дә тулмаган Дима әлегә өйдә генә балалар велосипедында элдерәләр, рәсем ясарга бик яраталар. Фоминнарның барлык балалары да холыклары буенча бик тә эшлекле, шулай булмыйни?! Әти-әниләре дә шундый бит! Мисал өчен, олыраклары өйдә уңайлы булсын өчен мөстәкыйль рәвештә нәрсәнедер үзгәртергә, яңадан ясарга тырышалар.
Екатерина үзенең улларын кычкырып түгел, ә аңлатып, төшендереп тәрбияләргә тырыша. “Шулай итмәсәң, алар үпкәләргә, хәтерләре калырга мөмкин, хәлне аңлатып эш итү кирәк”, - ди ул.
Гаиләдә “иң яратканы” дигән төшенчә юк, ата- аналары өчен балаларның барысы да бер үк дәрәҗәдә якын, кадерле.
Кичке ашка тулы составта гаилә еш җыела алмый, тик тырышалар. Үзләренең туган көннәрендә балалар ике әбиләре, ике бабалары, ике туган абыйлары, апалары, гомумән туганнарының килүләрен яраталар.
Үткән елда Екатерина, күп балалы әни буларак, районнан ТР Президенты кабул итүендә булган һәм бүләк сыйфатында аңа балалары белән Казан циркына чакыру билетлары биргәннәр.
- Күп бала планлаштырмаган идек кебек, - диде ул соңыннан. – Тик Ходай безгә шундый мул бүләк ясаганга, мин бик шат. Без гаиләдә өчәү идек, гаиләдә күп бала булу – бу бәхет икәнлегенә хәзер үзем дә инандым.
Ольга ИВАНОВА


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев