Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гадел сөйләшү: «Социаль өлкәдә коррупция»

Без халыкны социаль яклау һәм социаль түләүләр рәсмиләштерү өлкәсендә коррупцион куркынычларны киметү буенча районда нинди чаралар күрелүе турында социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева белән сөйләштек.

-Наталья Николаевна, Яңа Чишмә районында яшәүчеләр өчен күпсанлы ярдәм чаралары гамәлдә, чиновникларның үз вазыйфаларыннан файдалануларын булдырмау өчен учреждениеләрдә нинди чаралар күрелә?

- Бүгенгесе көндә социаль яклау органнары тарафыннан төрле категория гражданнарга айлык субсидияләр, пособиеләр, стипендияләр һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр рәвешендә 59 төр түләү тәкъдим ителә. Әйтик, 2021 елда түләүләрнең гомуми суммасы 63 млн. сум тәшкил итте. Социаль өлкәнең бөтен эше дә диярлек катгый регламентланган һәм халык өчен үтә - күренмәле. Социаль яклау органнарына килгән һәр гражданин аны белгеч кабул иткәнче ук үзенә кирәкле хезмәт күрсәтүнең административ регламенты белән таныша ала. Шулай итеп, хезмәт күрсәтү вакытын нигезсез сузу һәм мөрәҗәгать итүчедән регламентта каралмаган документларны таләп итү мөмкинлеге төшереп калдырыла.

Бүгенгесе көндә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша халыкка социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтүнең дистанцион рәвешен кертү өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

- Әйтик, гражданин килде дә, гариза бирде, ди. Гаризаны кем карый һәм гражданинның ярдәм чарасын алуы-алмавы турында кем карар чыгара?

-Социаль яклауның барлык чаралары «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасында формалаштырыла. Әлеге система көн саен диярлек яңартыла һәм камилләштерелә. Бу система кысаларында без ведомствоара электрон хезмәттәшлек аша түләүләрне формалаштыру өчен кирәкле мәгълүматларның шактый өлешен алу мөмкинлегенә ия булып торабыз.

Хәзер хезмәт алуга гариза бирүче кирәк булмаган документларны алып килүдән азат ителгән. Без барлык кирәкле мәгълүматларны салым, паспорт-виза хезмәтләреннән алабыз, шулай ук пенсия, социаль иминият фондлары, торак-коммуналь хезмәте, ЗАГС, Мәшгульлек үзәге, Росреестр, Сәламәтлек саклау, мәгариф органнары белән хезмәттәшлек итәбез. Бу чиновник һәм гариза бирүченең үзара эш итүен киметергә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, социаль түләү күләмен исәпләгәндә «кеше факторы» төшереп калдырыла.

- Системада эшне кем контрольдә тота?

- Система онлайн режимда эшли. ТР Хезмәт, Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының контроль бүлекләре теләсә кайсы вакытта, кәгазь документларны районнардан соратып алмыйча, теләсә кайсы түләү буенча планлы яки планнан тыш тикшерү үткәрергә хокуклы.

- Пенсионерлар өчен шифаханәләргә юлламалар нинди принцип буенча бүленә?

-Биредә безнең бердәм республика чираты гамәлдә. Санаторий-курорт юлламаларын бүлү бөтен республика буенча автоматлаштырылган режимда бара. Санаторий-курортка юллама гражданинга автомат рәвештә беркетелә.

- Социаль яклау өлкәсендә коррупцияне профилактикалау өчен тагын нинди чаралар күрелә?

-Мәсәлән, бүлек белгечләре тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең сыйфатын онлайн мониторинглау өчен кабул итү бүлмәләрендә видеокамералар урнаштырылган. Квартал саен ТРның Хезмәт, Мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан «яшерен клиент» методы белән тикшерү үткәрелә. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре ел саен керемнәр һәм чыгымнар турындагы мәгълүматларны тапшыра, шулай ук алар вазыйфаи бурычларны үтәгәндә мәнфәгатьләр каршылыгына китергән яки китерә ала торган шәхси кызыксынучанлык барлыкка килүе турында хәбәр итәргә бурычлы. Әгәр дә вазифаи затның законлы эш итүендә һәм гамәлләренең каршылыксыз булуында шик барлыкка килсә, аноним рәвештә 8(84348)2-32-49 ышаныч телефонына шалтыратырга, яки 423190, Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

-Гадел аралашуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Әңгәмәне район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев