Тантана район хатын-кызлар советы һәм ЗАГС бүлеге инициативасы белән оештырылды. Чара башланганчы кунакчыл яңаиванайлылар чакырылган кунакларны чәй өстәле янына чакырдылар. Авыл мәдәният йортының бәйрәмчә бизәлгән залында тантананың сәбәпчеләрен олысы, кечесе, район кунаклары көтте. Юбиляр гаилә парларын махсус урыннарга утырттылар. Акбүре авылыннан Нургали Вәгыйз улы белән Гөлфирә Харис кызы Закировларның быел алтын туйлары, Черемухово Бистәсеннән Михаил Петрович белән Зинаида Сергеевна Малолетковлар һәм Яңа Иванаеводан Анатолий Иванович белән Анастасия Михайловна Хорьковлар бергә торуларына 55 ел тулуны билгеләп үттеләр. Шушы парларның үзара ярату, хөрмәт итүгә нигезләнгән гармонияле гаилә мөнәсәбәтләре хәзерге заман яшьләре өчен үрнәк булып тора ала.
Кырда үскән ромашка чәчәкләреннән тәкыя үреп кигән алып баручы кызлар бәйрәмнең тарихы, 13 гасыр елъязмасыннан бәхетле тугры гаилә символы булган муромск князе Петр белән тугры хатыны Феврония турында легенда сөйләделәр. Яңаиванаево артистлары башкаруында бәйрәмнең башыннан ук гаилә, мәхәббәт, тугрылык турындагы җырлар тамашачыларны шул дулкынга көйләде. Көчле алкышлар астында сәхнәгә Закировлар һәм Малолетковлар гаиләләрен чакырдылар. Бәйрәм кунагы - ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов аларны котлап, бүләкләр тапшырды.Аннан соң район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләү сүзе белән чыкты. Ул җәмгыятьтә бергә озын һәм бәхетле гомер иткән, лаеклы балалар үстергән гаиләләрнең ихтирам ителүе, аналарны һәм ишле гаиләләрне дәүләт ярдәменнән ташламавы хакында сөйләде. Районда инде сигезенче мәртәбә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырыла. 2016 елда Яңа Иванаевода яшәүче Анатолий Иванович белән Анастасия Михайловна Хорьковлар шушы медальгә лаек булдылар. Балалары, оныклары белән бергә бу гаилә 45 кешедән тора. Бу пар гомерен авыл хезмәтенә багышлаган: гаилә башлыгы бригадир ярдәмчесе, хатыны сыер савучы булып эшләгән, күп тапкырлар алдынгылар сафында булганнар. Хорьковлар тугрылык, үзара ихтирам итешү, ышаныч, бер-берсен кайгырту кебек гаилә кыйммәтләрен гомер буе саклый алганнар, җиде бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның алтысы районда хезмәт итә. Бу гаилә Яңа Иванаевода иң эшчән һәм үрнәк гаиләләрнең берсе.
Район башлыгы Вячеслав Козлов ирле-хатынлы Хорьковларны бәйрәм белән котлады,зур гаилә истәлеккә фотога төшәргә чыккач, алар бөтен сәхнәне тутырды диярлек.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне хөрмәтенә чакырылган кунакларның һәммәсенә бәйрәм символы булган ромашка чәчәкләре өләштеләр. Концерт дәвам итте... Мәхәббәт, гаилә турында татар телендәге җырны йөрәккә үтеп керерлек итеп Ләйсән Шәйхетдинова, тугры тормыш иптәше турында - "Сувенир" ВИА, күңелле халык җырын АМЙ-ның "Балаган" вокаль ансамбле башкарды. Тамашачыларга шулай ук "Братья" ВИА, вокалчы Олеся Финагентова һәм башкалар да үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
Залда икенче рәттә үзләренең сабыйлары һәм ирләре белән әниләр дә утырган иде: ана капиталына дәүләт сертификатларын тантаналы шартларда тапшыруны бәйрәмгә туры китергәннәр. Светлана Артемьева, Наталья Демитриева, Алинә Зиниятуллина һәм Кристина Пилоян бәхетле сертификат ияләре булдылар. Сертификатларны истәлекле бүләкләр белән бергә район башлыгы Вячеслав Козлов тапшырды. Ул, икенче балалары туган гаиләләргә ярдәм итү турындагы законның гамәлдә булуы озайтылган һәм без хатын-кызларга ана сертификатларын әле бер генә тапкыр тапшырмаячакбыз, Пенсия фонды һәм район хакимияте аларны тулысынча һәм нәтиҗәле файдалану буенча документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәчәк, дип ышандырды. Бәйрәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне, бер-беренә булган мәхәббәт һәм тугрылыкны саклаучы гаиләләрне данлауга-хөрмәтләүгә багышланган иде. Ул бик матур узды, Яңаиванаеволылар аны бар күңел җылыларын биреп үткәрделәр, ә мәдәният хезмәткәрләре исә һәрвакыт авылда үткән һәр чараның үзәгендә кайныйлар.
Нет комментариев