Әгәр дә документлар булмаса стаж һәм хезмәт хакын ничек расларга?
Гражданин пенсиягә чыгарга бер ел калгач, Пенсия фондында алар тарафыннан бирелгән стаж һәм хезмәт хакы турындагы документларны өйрәнү (тикшерү) буенча алдан ук эшләр башлана.
Белгечләр пенсия хокукын бәялиләр һәм, кирәк булган очракта, булачак пенсионерга архивлардан җитешмәгән мәгълүматларны сораштырырга булышалар.
Әгәр дә эш чорларын раслаучы документлар югалган һәм аларны бәла-казалар белән бәйле рәвештә яңадан ясатып булмаса (җир тетрәү, су басу, давыл, янгын һәм шуңа охшаш хәлләр нәтиҗәсендә), 2002 елга кадәрге стаж гариза бирүче белән бер үк оешмада эшләгән ике яки аннан да күбрәк шаһитлар күрсәтмәсе нигезендә билгеләнә. Башка очракларда стажны фәкать суд тәртибендә генә билгеләргә була.
Бәла-казалар аркасында 2002 елга кадәрге хезмәт хакы турындагы мәгълүматларны югалтканда хезмәт хакын исбатлау сыйфатында эшләп алган акчаларны турыдан-туры аңа карамаган дәлилләр белән раслаучы исәп-хисап кенәгәләре, партия, комсомол, профсоюз билетлары, исәпкә алу карточкалары, приказлар һ.б. документлар кабул ителергә мөмкин.
Хезмәт хакы турындагы мәгълүматларны шаһитлар күрсәтмәсе белән генә раслау рөхсәт ителми.
Пенсия билгеләгәндә 2002 елдан соңгы стаж һәм хезмәт хакы гражданин өчен түләнгән иминият взнослары сыйфатында исәпкә алына.
Үзенең эшләп тапкан пенсия хокуклары турындагы барлык информацияне гражданин Пенсия фондының “Гражданинның шәхси кабинеты” сайтында күрә ала. Анда пенсия билгеләү һәм аны китерү юлын алыштыру турында электрон гариза бирү мөмкинлеге дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев