Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гриппка каршы вакцинация үткәрелә

20 октябрьгә районда 2100 дән артык кеше гриппка каршы вакцина ясаткан. Вакцинация гриппка каршы төп профилактик чара булып тора. Узган көз-кыш районда грипп эпидемиясе күзәтелмәде, чөнки 4000 нән артык кеше прививка ясаткан иде.

Барлык балаларга (мәктәп укучыларына), мәгариф, хезмәт күрсәтү, медицина өлкәсендәге хезмәткәрләргә һәм 60 тан узган өлкән кешеләргә прививка ясату зарур.
Быел кертелгән яңалыклар нигезендә безнең районга прививка ясату заданиесе шактый арткан (3500 кешедән 5800гә җиткән). Бүгенгесе көнгә 2130 кешегә (40%) прививка ясалган.
Вакцина ясату өчен РҮХ-нең прививкалар ясый торган кабинетына һәм авылларда ФАП-ларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны акча түләп тә ясатырга була - бер вакцинаның бәясе 300 сум чамасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев