Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халык сәламәтлеге сагында

Медицина хезмәткәрләре көне - ул дөньяда иң күркәм һәм гуманлы һөнәр ияләренең бәйрәме. Бәйрәм алдыннан район сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшчәнлек турында Яңа Чишмә РҮХ баш табибы Рәфис ВАФИН сөйли:

- Узган ел районның сәламәтлек саклау тармагында матди-техник база шактый ныгытылды: Тубылгы Тауда ФАП төзелде, район акчасына территория төзекләндерелде, 6 ФАП ремонтланды, медицина җиһазлары, УАЗ базасында ашыгыч медицина ярдәме автомобиле алынды. "РИТЭК" ПАҖ-нең социаль һәм мәдәни проектлары арасында грант отылды.
Сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү максатларында барлык торак пунктларга чыгып, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау буенча лекцияләр укылды, шул исәптән артериаль гипертониядән интегүче эшкә яраклы халыкның өйләрендә дә булдылар. Шулай ук авыруларны иртәрәк яки вакытында ачыклау өчен аерым категория гражданнарга, балаларга диспансеризация, йогышлы авыруларга каршы вакцинация һәм башка профилактик чаралар үткәрелде. 600 дән артык беренчел авыру ачыкланды, шуларның 143-е йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, 13 яман шеш очрагы билгеле булды, шуларның 11 очрагы башлангыч стадиядә. Өлкән кешеләргә (аерым категория) диспансеризация үткәрү өчен мобиль диагностика комплексы эшли башлады. Шушы комплекс ярдәмендә аякларында йөри алмаган 216 кешенең өйләренә барып тикшерү үткәрелде.
Матди - техник база гына түгел, кадрлар да ныгытыла. 1 июньгә безнең хастаханәдә 29 табиб эшли.
Соңгы елларда "Земский врач" программасын тормышка ашыру кысаларында табиб - кадрлар белән тәэмин ителү күрсәткеченең яхшыруы күзәтелә. Программаны тормышка ашыру еллары эчендә 11 яшь табиб-белгеч эшкә кереште, шул исәптә үткән елда - табиб-невролог та. КДМУ базасында табиблар хәзерләү буенча эш дәвам иттерелде. Район мәктәпләрен тәмамлаучылар белән очрашу үткәрелде. Хәзергесе вакытта КДМУ-да максатлы юнәлеш буенча җибәрелгән 10 студент белем ала.
Шушы мөһим көнне байтак еллар дәвамында халык сәламәтлеге сагында хезмәт куйган кадерле ветераннарыбызны котлыйсы килә, алар яшь хезмәттәшләренә менә дигән остаз булдылар: Г.П. Козлова, Г.Г. Камалова, Т.А.Низамиева, Е.С. Холина, З.С. Быкова, М.А. Соловьева, З.Х. Идиятуллина, Е.Ф. Бочарова, Л.М. Роднина, Г.В. Миронова, З.И. Конанерова һ.б. Шулай ук озак еллар баш табиб булып эшләгән И.Н. Дзугаева, табиблар В.К. Гусев һәм Э.Б. Табакчи, шәфкать туташы А.Ф. Кузнецовалар турындагы якты истәлекләр әле озак еллар безнең хәтерләрдә һәм йөрәкләрдә сакланыр.
Медицина хезмәткәре - ул һөнәр генә түгел, ә тормыш рәвеше. Чит кеше гомерен саклап калу һәм берүк вакытта кешегә җан әрнүе дә салу, кешеләрне дәвалау һәм үз карарыңның дөреслегенә шикләнү дә. Бу физик яктан да, психологик яктан да кыен. Медиклар - мактаулы һәм җылы рәхмәт сүзләренә лаек кешеләр алар.
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәм белән ихлас күңелдән котларга рөхсәт итегез. Сезгә киләчәктә дә уңышлар һәм авыр хезмәтегездә җиңүләр телим. Сезнең тормышыгызда һәр көн саен бәхет, яхшы кәеф, мәхәббәт һәм тугрылык, иминлек, муллык булсын. Якты дөньяда озак еллар гомер итеп, кешеләргә гомер, сәламәтләнү шатлыгы бүләк итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев