Район игенчеләре өчен җаваплы чор җитте - язгы кыр эшләре башлана. Безнең авыл хуҗалыгы оешмалары аны ничек уңышлы үткәрә, 2016 ел уңышының язмышы шуңа бәйле булачак.
Язгы кыр эшләре барышында 56 мең гектар чамасы мәйданда дым каплатасы бар, моның өчен 128 тырмалау агрегаты хәзерләнгән, алар тәүлегенә 9300 гектар җир эшкәртергә сәләтле. Тагын 16 мең гектар мәйданда көзге культураларны һәм 13,4 мең га мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландырырга һәм тырмаларга кирәк.
Сабан культуралары чәчеләсе мәйдан 39 мең га чамасы. Сабан бодае 18 мең га билиячәк, арпа - 9 мең, солы - 2 мең, борчак - 1 мең га, торна борчагы - 170, карабодай - 130, тары 70 гектар мәйдан билиячәк.
Берьеллык үләннәр - 2700, силоска кукуруз 3400 га чәчелергә тиеш.
Агымдагы елда республикада "өч тапкыр йөзәр" программасы игълан ителде, файдалы (отышлы) культуралар, көнбагыш, рапс һәм бөртеккә кукуруз Татарстанда йөзәр мең гектар мәйдан билиячәк. Безнең районда көнбагыш - 2276, рапс - 4856 һәм бөртеккә кукуруз 5200 гектар мәйданда чәчелергә тиеш.
Чәчүдә 143 чәчкеч һәм тәүлеклек җитештерүчәнлеге 4500 га булган 13 югары җитештерүчән чәчү комплексы эшләячәк. Культивация эшләрен башкаруга 79 агрегат хәзерләнгән, тәүлегенә җитештерүчәнлек - 4600 га.
Эш планы буенча тырмалау эшләре 13 көн, культивация - 10 һәм чәчү 14 көн барырга тиеш, әлбәттә инде, һава шартлары уңай торганда.
Минераль ашламалар запасы гына әлегә җитәрлек түгел, ул 2015 ел дәрәҗәсеннән азрак - булган ашлама 1764 тонна (шуның 441 тоннасы - катнаш). Мул уңыш алу өчен ашламаны гектарына 50-60 кг тәэсир итүче матдә исәбеннән кертергә кирәк, бездә ул бик аз - 8,2 кг гына.
Район кырларына беренче булып "Яңа Чишмә" а/ф игенчеләре чыкты - "Роса" агрегаты агрофирманың Акъяр бүлекчәсендә 500 гектарга якын мәйданда көзге культураларны тукландырды. Хәзер башка хуҗалыклар да кыр эшләренә керешәләр, 2-3 көннән һава торышы уңайланыр дип көтелә.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев