Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәт коллективлары белән очрашу

6 сентябрьдә Яңа Чишмәдә район башлыгы Вячеслав Козловның район үзәгендәге оешма һәм учреждение коллективлары белән очрашуы булып үтте.

Очрашуда ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Павловалар катнашты.
Район башлыгы быелгысы елның 8 аенда барлык тармакларның эш нәтиҗәләре һәм аларның район икътисадына нинди өлеш кертүләре турында сөйләде. Ул шулай ук район территориясендә нинди программалар эшләве, эшләнгән эшләр һәм тагын ниләр эшлисе турында да җиткерде.
- Тормыш бер урында гына тормый, күпме һәм ниләр генә эшләсәк тә, әле эшлисе эшләр күп. Шуңа күрә безнең районда тормыш тагы да яхшырак булсын өчен без барыбыз да бергәләп хезмәт итәргә тиеш, - диде Вячеслав Козлов үзенең чыгышы ахырында.
Ольга Павлова һәм Сәрия Сабурская очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу көнне шундый ук очрашу ЦДНГ - "Ямашнефть" 4 НГДУда да булып үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев