Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Яңа Чишмәдә «Балалар коррупциягә каршы» дип аталган КВН узган

Анда район мәктәпләреннән 8 команда катнашкан. Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов сәламләгән.

«Коррупция көчле, әмма аның белән көрәшергә мөмкин - коррупционерларга һәм ришвәтчеләргә каршы торырга кирәк. Тормышта сезгә күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк, законны читләтеп үтмичә, теләсә кайсы ситуациядә дөрес чишелеш табарга тырышыгыз. Үзегез һәм башка кешеләр алдында намуслы булыгыз».

Уен берничә конкурстан торган: сәламләү, өй эше, музыкаль конкурс һәм разминка.   Командалар конкурсларга җитди әзерләнгәннәр: образлар өстендә эшләгәннәр, визиткаларны җентекләп уйлаганнар һәм, әлбәттә, төрле шаяртулар да әзерләгәннәр.

Һәр конкурс йомгаклары буенча жюри әгъзалары баллар куйганнар һәм җиңүчеләрне билгеләгәннәр.

Беренче урында Яңа Чишмә урта мәктәбе, Зирекле лицее - икенче һәм Волчья Бистәсе мәктәбе өченче урында. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев