Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ифтар мәҗлесе булып үтте

Быел Халыкара музейлар көне изге рамазан аена туры килде. Шуңа күрә халык иҗаты һәм көнкүреше музее коллективы Зирекле авылы имамы Ильяс хәзрәт Сөләйманов белән киңәшеп, ул бәйрәмне бераз кичектереп, ягъни 24 нче майда, җомга көнендә мәчет ашханәсендә ифтар мәҗлесе рәвешендә уздыруны кулай күрдек.


Ифтар мәҗлесенә Зирекледән төрле елларда хаҗ гамәле кылган авылдашлар йә хатыны, йә ире белән парлап чакырылды. Барысы Зирекледән 79 кеше бу гамәлне башкара алды. Шулардан 23е генә авылда, калган 46сы Татарстанның төрле шәһәрләрендә, район-авылларында яши. Бүген инде аларның да 10 сы: Вәлиев Ибраһим (1885-1940), Газыймов Вәгыйз (1925-1998), Кадыйрова Саимә (1933-2016), Мохлисуллина Салисә (1941-2018), Мөсәлимова Гөлнур (1947-2019), Садыйкова Хәлимә (1934-2016), Фәттахова Миңнеруй (1928-2019), Шәйдуллина Сәкинә (1930-2015), Фәхретдинова Мәрьям (1946-2019), Низаметдинова Зәйнәп (1946-2013) апалар һәм абыйлар мәңгелек йортка күчтеләр. Урыннары җәннәттә, кылган гамәлләре кабуллардан булсын.  Быел да ул сәфәргә җыенучы зиреклеләр бар. Хәерле юл, сезгә!
Мәҗлесне матди яктан тәэмин итүчеләр музей директоры Лидия Лотфуллина, фәнни хезмәткәр Мидхәт Газыймов һәм хаҗияләр Кыямова Роза, Шәрифуллина Мәдинә, Фәттахова Розалия, Закирова Исламия һәм  Фәттахов Ильяслар. Кунакларга тәмле аш пешерүне берничә ел инде Гатин Илгиз җитәкчелегендәге егетләр башкара, залда 10га якын Зирекле лицее укучы кызлары хезмәт күрсәтә. Афәрин, кызлар, егетләр!
Мәҗлескә химаячеләрнең балалары, якын туганнары да, барысы 120 дән артык кеше чакырылды.
Зирекледән булган барлык хаҗи-хаҗияләрне бергә җыеп, ифтар мәҗлесе уздыру авыл тарихында беренче тапкыр булды. Аларның уйлары, теләкләре уртак, чөнки догаларны барлык район халкына, илебезгә, ил җитәкчеләренә кылдылар. 
Ахшам, тәравих намазларын бергә уку, туганнар, дуслар, авылдашлар белән аралашу, бер өстәл артында авыз ачу – барысы да һәркемнең күңелендә якты хатирәләр булып озак сакланыр. Барыбызга да сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен Ходай, гамәлләребез, гыйбадәтләребез кабуллардан булса иде. Аллаһның бишенче фарызын үтәргә насыйп булсын!
Мидхәт Газыймов,
Зирекле авылы

 

 

 

 

 

 Ифтар – меджлис в Зиреклах

В этом году Международный день музеев совпал со священным месяцем рамадан. В связи с этим коллектив музея народного творчества и быта посоветовавшись, решили его отметить Ифтар-меджлисом в пятницу 24 мая, в столовой мечети. Он был включен и в рабочий план музея народного творчества и быта. 
Решили провести большую встречу тех зиреклинцев, которые в разные годы совершали хадж в Мекку. Когда начали восстанавливать всех хаджиев, оказалось в списке 79 человек. Из них 23 человека проживает в с.Зиреклы, 46 – в разных городах и населенных пунктах Татарстана. 10 человек ушли в вечность: как Валеев Ибрагим (1885-1940), один из первых учителей села, который совершил хадж в 1920-е годы; Газымов Вагиз (1925-1998), участник Великой Отечественной войны; Кадырова Саимя (1933-2016), Фаттахова Миннеруй (1928-2019), Шайдуллина Сакиня (1930-2015) – труженицы тыла; из молодого поколения Ибрагимова (Мухлисуллина) Салися (1941-2018), Мусалимова (Галеева) Гульнур (1947-2019), Садыкова Халима (1934-2016), Фахрутдинова Марьям (19442019), Галимова (Низамутдинова) Зайнаб (1946-2013). Рухлары шат һәм урыннары оҗмахта булса иде.
Ифтар-меджлис обеспечили материально и финансами директор музея Лидия Лутфуллина, научный сотрудник Мидхат Газымов и хаджии Киямова Роза, Шарифуллина Мадина, Фаттахова Розалия, Закирова Исламия и Фаттахов Ильяс. Приготовление вкусного блюда для гостей вот уже несколько лет выполняют ребята под руководством Гатина Ильгиза, в зале (в столовой Зиреклинской мечети) гостей  обслуживали   ученицы старших классов  Зиреклинского лицея.  Молодцы, девушки, парни! Вы ежедневно получаете искреннюю благодарность, пришедших на Ифтар-меджлисы. Спасибо, вам!
Кстати, ифтар-меджлисы проводятся в уразу несколько лет ежедневно, которые организует Ильяс хазрат Сулейманов.
На праздник были приглашены дети, близкие родственники спонсоров, всего более 140 человек.
Коллективное чтение намазов Ахшам, Таравих, искреннее общение с родными, близкими, односельчанами сближает людей, укрепляет родственные связи, дает заряд на благие деяния, так как эта встреча всех хаджиев (хаҗиларның һәм хаҗияләрнең) с.Зирекле организована была  впервые в истории села в таком большом масштабе.
Пусть Аллах дарит нам здоровье, хорошее настроение и примет наши молитвы, пусть каждому посчастливится хотя бы раз в своей жизни совершить хадж – выполнять пятый фарыз мусульманина.
Мидхат Газымов
25 мая 2019 г.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев