Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң мөһиме - кешеләр иминлеге

Яңа Чишмә районының террорчылыкка каршы комиссиясенең (ТКК) чираттагы утырышында кешеләр иминлеген тәэмин итү һәм учреждениеләрне саклау мәсьәләләре каралды.

Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Алдагы утырыш беркетмәсенең үтәлеше турында ТКК секретаре Айгөл Глазунова мәгълүмат бирде. Аның барлык пунктлары, нигездә, үтәлгән.
Акъяр АҖ территориясендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшчәнлегенең торышы турында АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләләр башкарма комитетның даими контролендә тора, хуҗасыз торакларны, шулай ук чит яки пропискасыз яшәүче кешеләрне ачыклау максатыннан торак секторына ай саен тикшерүләр үткәрелә. Бу мәсьәләләр даими рәвештә җыелышларда һәм авыл җыеннарында күтәрелә. 
Җирлектә милләтара мөнәсәбәтләр тыныч, бернинди конфликтлар һәм каршылыклар юк. Мәдәният, мәгариф, дини учреждениеләрдә һәм халык арасында даими профилактик эш алып барыла.
Бәйрәмнәргә әзерлек һәм  аларны үткәрү чорында (Май чабу, 23 февраль, 8 Март бәйрәмнәре) террорчылык күренешләрен профилактикалау чаралары турында ЭЭБ начальнигы Александр Митрясов хәбәр итте. Бу көннәрдә көчәйтелгән нарядлар эшләячәк, кешеләр күпләп җыела торган объектларда террорчылыкка каршы  саклануга тикшерү уздырылачак.
Сәламәтлек саклау объектларының террорчылыктан сакланышы турында РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская мәгълүмат бирде.
Утырыш ахырында агымдагы елга эш планы кабул ителде. Район халкына шуны искәртәбез: җирлекләрегездә шикле әйберләр тапсагыз, таныш булмаган, чит кешеләрне күрсәгез, гадәттән тыш хәл булган очракта, кичекмәстән 2-21-54 телефоны буенча - ЕДДСка, 2-26-73, 02 телефоннары буенча (кәрәзле телефоннан - 010,020) - ЭЭМнең кизү тору частенә яки 112 телефон номерына шалтыратыгыз. ТР буенча ЭЭМнең Ышаныч телефоны - 8 (843) 291-20-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев