Кадерле ветераннарыбыз
Бөек Җиңүнең 74 еллыгына безнең районда 7 сугыш ветераны калган. Бу язмада 9 Май алдыннан без Тубылгы Тау авылында яшәүче фронтовик Хәниф Зарипов турында сөйләячәкбез, аңа быел 10 сентябрьдә 95 яшь тулачак.
Хәниф Зарип улы районда исән калган ветераннарның берсе. Олы яшьтә булса да ул һәрвакыт актив, күтәренке кәефтә. Ул, башка ветераннар кебек, безнең горурлыгыбыз. Хәниф Зарип улын барлык авыл бәйрәмнәренә, әлбәттә, район күләмендә узачак Хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә, Җиңү көнендә митингка да чакыралар. Аларда ул авылдашлары, район үзәгендә яшәүчеләр, бигрәк тә яшьләр белән бик теләп аралаша. Аларның сорауларына җаваплар биреп, сугышта күргәннәре турында сөйли ул. Яшь армиячеләр белән төшкән әлеге фото 2018 елның 9 маенда Яңа Чишмәдә узган митингта ясалган. Тарихтагы иң канкойгыч сугышта Ватаныбызны саклаган Хәниф Зарип улының яшь буынга әйтер сүзе дә бар.
Ә Хәниф ага күпне күргән: 1942 елдан 1945 елга кадәр сугышкан һәм Германиягә кадәр барып җиткән, Союздаш республикаларны һәм безнең шәһәрләрне (Ленинград, Мурманск һ.б.) оккупантлардан азат иткән. Җиңү яулаганнан соң да өч ел авиаполкта хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев