Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Казан кешесе EuroSkills – 2016 Европа чемпионы булды

1нән 3 декабрьгә чаклы Швециядә 28 Европа илләреннән 500 яшь профессионал катнашында EuroSkills - 2016 һөнәри осталык буенча бишенче Европа чемпионаты булып үтте.

Казанның "ТехВент"ПП" ҖЧҖ компаниясе хезмәткәре Вадим Поляков "Суыткыч техника һәм кондиционерлау" компетенциясе буенча EuroSkills - 2016 Россия җыелма командасы копилкасына алтын медаль кертеп, Европа чемпионы булган (элек ул WorldSkills Russia - 2016 " Яшь профессионаллар" Россия Милли чемпионатында җиңүче булган).
Россия җыелма командасы быел, 15882 балл җыеп һәм беренче урын яулап, гомумкоманда зачетында үз рекордын куйды. Медальләр саны буенча WorldSkills Russia җыелма командасы, гомуми копилкага 2 алтын, ике көмеш һәм бер бронза медаль кертеп, 7 урынны яулады. Бу халыкара дәрәҗәдәге чемпионатта Россия җыелма командасының яхшы нәтиҗәсе. Җыелма команда әгъзалары да шулай ук биремнәрне үтәү сыйфаты өчен 11 мактаулы бүләккә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев