Казанда тантаналарда
Кичә, 9 октябрьдә район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендәге безнең район делегациясе Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Казанда тантаналарда катнашты.
Делегация составында – 9 кеше, алар арасында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов, “Агро-Основа“ ҖЧҖ һәм “Кулон“ а/ф җитәкчеләре Радик Нуртдинов һәм Рафис Хамадиев, “Кулон“ а/ф комбайнчысы Исхак Нәҗипов, “Агро-Основа“ ҖЧҖ агрономы Марат Вафин, “Россельхозцентр“ның район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин, “Агро-Основа“ ҖЧҖ дә машина белән сыер саву операторы Мәдинә Гавришева һәм авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Александр Скоков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев